Кризиска каршы яңа федераль ярдәм чарасы – 3-4,5 % ка кредит бирү ташламалы программасын, шулай ук гамәлдәге республика финанс һәм финанс булмаган ярдәм чаралары турында Россия 24 телеканалы эфирында 13 сентябрьдә 8.00, 17.30 һәм 21.00 сәгатьләрдә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының Эшкуарлыкны һәм көндәшлекне үстерү департаменты директоры урынбасары Эмиль Хисмәтов сөйләячәк.
Интервью барышында спикер яңа программаның шартлары турында, киметелгән ставкалы беренче кредит алучылар, катнашучы банклар, ташламалы финанслау мөмкинлеге булган өстенлекле бизнестармаклары турында сөйләячәк.
Моннан тыш социаль эшкуарларга, экспортерларга, үзмәшгульләргә, фермерларга, җитештерү предприятиеләренә, сәнәгать парклары резидентларына республика ярдәме темасы да кузгатылачак.
Яңа федераль программа шартлары белән Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы сайтында танышырга мөмкин.