Татарстан эшкуарларына иминият кертемнәрен түләү вакытын озайтуны ачыкларга ярдәм итәчәкләр

2022 елның 13 сентябре, сишәмбе

Россия Федераль салым хезмәте сервисы иминият кертемнәрен түләүне озайтуны ачыкларга ярдәм итә.

Оешмага яки шәхси эшкуарга иминият кертемнәрен түләү буенча кичектереп тору кагыламы икәнлеген «УСН һәм иминият кертемнәре буенча түләү вакытын озайту мөмкинлеген тикшерү» сервисы ярдәмендә белергә мөмкин. 

Мәгълүматлары 2022 елның 1 апреленә ЕГРЮЛда яки ЕГРИПта булган, шулай ук ОКВЭД РФ Хөкүмәтенең 2022 елның 29 апрелендәге 776 номерлы карарының 1 һәм 2 номерлы исемлекләрендә чагылдырылган затларга әлеге кичектерү кагыла.

Тикшерү өчен, кулланучыга үзенең ИНН номерын кертү дә җитә. Система гариза бирүченең карар таләпләренә туры килү-килмәвен тикшерә һәм нәтиҗәне – ярдәм чарасыннан файдаланырга мөмкинме-юкмы икәнлекне күрсәтә.

Критерийларга туры килүчеләргә түләү вакыты проактив рәвештә озайтыла. Бернинди гариза да бирергә кирәк түгел.

Элегрәк РФ Хөкүмәте 2022 елның апрель-сентябрь айларында исәпләнгән иминият кертемнәрен түләү вакытын бер елга күчергән иде. Ярдәм чарасы физик затлар файдасына түләүдән һәм башка кызыксындырулардан исәпли торган компанияләр һәм шәхси эшкуарлар өчен, шулай ук 2021 елда эшкуарның кереме 300 мең сумнан артып киткән очракта билгеләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International