«Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм итү» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстанның социаль һәм яшь эшкуарлары Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгыннан 500 мең сумга кадәр грантлар ала алалар.
Оешмасы социаль предприятиеләр исемлегенә кертелгән социаль эшмәкәрләр грант алуга исәп тота ала. Республикада мондый оешмалар 153.
Шулай ук дәүләттән субсидияләр 25 яшькә кадәрге яшь эшкуарларга да бирелә. Шул ук вакытта акчаларны шәхси эшкуарлар да, предприятиеләрне гамәлгә куючылар да – 25 яшькә кадәрге (әлеге яшьне дә кертеп) затлар нигез салган ШЭ һәм юридик затлар да ала ала. Әгәр сүз юридик зат турында барса, грантка гариза биргән вакытта эшкуар предприятиенең устав капиталындагы өлешенең кимендә 50 % ына ия булырга тиеш.
Алынган акчаларны бизнес-проектларны тормышка ашыруга – бинаны арендалау яки ремонтлау, җиһазлар сатып алу, коммуналь хезмәтләр өчен түләү һәм башка эшкуарлык максатларына тотарга мөмкин булачак.
Проектны финанслашу күләме конкурс комиссиясе әгъзаларының бәяләү нәтиҗәләре буенча билгеләнәчәк һәм 100 меңнән 500 мең сумга кадәр тәшкил итәчәк. Шул ук вакытта, субсидияне эшкуар проектка үз акчаларыннан кимендә 25 % салган шартта алырга мөмкин.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, ел дәвамында төбәкнең Икътисад министрлыгы, тәҗрибәле остазлар һәм белгечләрне җәлеп итеп, социаль һәм яшьләр эшкуарлыгын үстерү мәсьәләләре буенча укулар үткәрде. Укыту программаларың нәтиҗәсе республиканың социаль юнәлешле бизнесын социаль предприятиеләр исемлегенә кертү һәм 60 тан артык яңа КУЭ субъектын теркәү булды.
Гаризалар Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан 2022 елның 14 сентябреннән 13 октябренә кадәр эш көннәрендә Казан шәһ., Петербург ур., 28 адресына кабул ителә.
Гратка гаризаны шулай ук «КФҮ бизнес өчен»нең өстәмә бүлегендә (Казан ш., Петербург ур., 28), «Татарстан Республикасы Дәүләт Хезмәтләре»сайында алдан язылу буенча бирергә мөмкин.