Икътисад министрлыгында видеоконференц элемтә режимында эшче төркем утырышы узды

2022 елның 13 сентябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре катнашында икътисадның тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча эшче төркем утырышы узды. 

Узган атнада Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан 2023 – 2025 елларга Татарстанның социаль-икътисади үсеше фаразының төп параметрлары хуплануы билгеләп үтелде. Аларга ирешү өчен, түбәндәге бурычлар куелган:

- предприятиеләрнең федераль һәм республика чараларында мөмкин булганча күбрәк катнашуын тәэмин итү;

- инвестицион активлыкны стимуллаштыру;

- халыкны эш белән тәэмин ителешен саклау;

- кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү;

Киңәшмә барышында бизнесның өзлексез эшләвен тәэмин итү буенча һәр предприятие белән аерым эшләү кирәклегенә басым ясалды. Республика муниципаль районнарының һәм шәһәр округларының бурычы: муниципаль берәмлекләрнең социаль-икътисади үсеш фаразларын үтәүне тәэмин итү. Тулаем Татарстан буенча фаразның үтәлеше һәр конкрет территориядә фаразларны үтәүгә бәйле.

Утырышта эшкуарларны федераль һәм республика чараларына җәлеп итү буенча хәлнең торышы турында фикер алыштылар. Россия Хөкүмәтенең 2022 елның 16 августындагы 1420 номерлы карары кысаларында ташламалы кредит бирүнең яңа программасы буенча Республикада 3,8 млрд сумнан артык суммага 34 гариза бирелгән. Ике гариза буенча барлыгы 250 млн сум бирелгән.

Эшче төркем утырышы кысаларында каралган мәсьәләләр: муниципаль берәмлекләрнең РФ.КУЭ Цифрлы платформасын тутыру буенча эшчәнлеге, Республика маркетинг үзәгенең «Импортны алмаштыру» блогында эшләү, муниципаль берәмлекләр киселешендә төп капиталга инвестицияләр.

Шулай ук эшче төркем утырышы кысаларында Аксубай районы икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү чаралары турында да фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International