Татарстан эшкуарлары өчен Россия социаль челтәрендә реклама бюджетын икеләтә арттыру программасы озайтылды

2022 елның 9 сентябре, җомга

Икътисад үсеше министрлыгы һәм VK Россиянең барлык төбәкләрендә кече һәм урта бизнеска ярдәм итү программасын озайталар. Программаның төп бурычлары: эшкуарларныж һәм үзмәшгульләрнең цифрлы грамоталылыгын арттыру һәм бизнесны үстерү һәм таныту өчен технологияләр белән эшләүдә ярдәм итү.

Кече һәм урта бизнес үз товарларын һәм хезмәтләрен ВКонтакте аша таныту өчен реклама бюджетын икеләтә арттыра ала. Программага кушылу өчен, 2022 ел азагына кадәр ТР Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының министрлык карамагындагы «Минем бизнес» үзәгенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Эшкуар, хисабына 3000 яки 5000 сум кертеп һәм махсус купонны активлаштырып, реклама бюджетын арттыра ала, шуннан соң сумма 6000 яки 10000 сумга кадәр икеләтә артачак.

Теләге булганнарның барысы да КУЭ.РФ платформасында гариза бирә ала.

Ярдәм чарасы кече һәм урта эшкуарлык субъектларына һәм элек ВКонтакте социаль челтәрендә үз товарларын һәм хезмәтләрен пропагандаламаган яки моны соңгы тапкыр ярты елдан артык элек эшләгән үзмәшгульләргә бирелә.

Ярдәм буенча сораулары белән түбәндәге элемтә каналлары буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин:

«Минем бизнес» үзәгенең кайнар линиясенә +7 (843) 524-90-90;

•          Бизнес өчен КФҮ гә (Казань ш., Петербург ур., 28, 1 кат).

•   ТР Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының төбәк вәкилләренә (элемтә өчен мәгълүмат сайтның https://fpprt.ru/ «Минем бизнес» Үзәге бүлегендә).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International