Республика эшкуарлары тикшерү нәтиҗәләре һәм профилактик визит турында үз фикерләрен әйтә алалар

2022 елның 12 сентябре, дүшәмбе

«Тикшерелгән бизнес» интернет порталында эшкуарлар өчен «Үзара элемтә модуле» интерактив сервисы эшли башлады. Ул үткәрелгән тикшерүләр һәм профилактик визитлар нәтиҗәләре буенча кыска анкета.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы эшкуарларның күзәтчелек органнары белән хезмәттәшлеге нәтиҗәләре буенча фикерләрен җыя. Алынган кире элемтә инспектор визитыннан бизнесның канәгать булу дәрәҗәсен аңларга, тикшерү уздырганда яисә профилактик визит вакытында күзәтчелек органнары тарафыннан җибәрелгән бозуларны ачыкларга мөмкинлек бирәчәк.

Сораштыруны түбәндәге сылтама буенча узарга мөмкин: https://provbiz.ru/news/opros-predprinimatelej-po-itogam-vzaimodejstviya-s-nadzornymi-organami/.

Үзара фикер алышу механизмы бизнес климатын яхшыртуга һәм бизнеска административ басымны киметүгә юнәлтелгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International