Татарстанда 2023 елда кече һәм урта эшкуарлык белән шөгыльләнүчеләр саны 810 мең кешегә кадәр артырга тиеш

2023 елның 17 феврале, җомга

ТР Премьер-министры урынбасары – ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов ТР Икътисад министрлыгының оператив штаб Һәм коллегиясенең уртак утырышында муниципалитетлар белән берлектә 2023 елга бурычлар билгеләде. Бу – кече һәм урта эшкуарлык субъектлары санының үсеш темпларын саклап калуны тәэмин итү һәм аларның санын 170 мең берәмлеккә җиткерү, кече һәм урта эшкуарлык белән шөгыльләнүчеләр санын кимендә 810 мең кешегә җиткерү. Болар исә «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм итү» илкүләм проектын тормышка ашыруның төп максаты булып тора.

Әлеге бурычларга ирешү өчен, рискларны исәпкә алып, финанс ярдәм чараларын нәтиҗәле гамәлгә ашыру; бизнесның яңа сату базарларына чыгуы өчен шартлар тудыру, шул исәптән экспорт; җиңел старт алу һәм социаль һәм инновацион эшкуарларга ярдәм итү өчен уңайлы шартлар тудыру; үзмәшгульләр һәм муниципаль сәнәгать парклары институтын үстерү зарур.

«2022 елда кече һәм урта эшкуарлык субъектларына күрсәтелгән ярдәм күләме артты. Агымдагы шартларда кече һәм урта эшкуарлык субъектларын ярдәм чараларына җәлеп итү темпын саклап калу гына түгел, аны киңәйтү дә кирәк», – дип сөйләде министр. 

2023 елда исә 2022 елда нәтиҗәлелекләрен күрсәткән гамәлдәге ярдәм чараларын тормышка ашыру дәвам итәчәк.
2022 елда республика бизнесына ярдәмне сыйфатлы башка дәрәҗәгә күтәрүгә ирешелде – Финанс булмаган ярдәмнең барлык чараларын цифрлы рәвештә һәм бер урында – Кече һәм урта эшкуарлык корпорациясенең Цифрлы платформасы аша алырга мөмкин.

Агымдагы елда Корпорация белән берлектә кече һәм урта эшкуарлыкның Цифрлы платформасында финанс хезмәтләрен күрсәтүне берләштерүне төгәлләргә кирәк.

Хәзерге шартларда кече һәм урта эшкуарлыкны сату базарлары белән тәэмин итүдә онлайн сәүдәне үстерү мөһим инструмент булып тора. 2022 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан сатучылары саны 45 меңнән артык тәшкил итә. Аларның еллык кереме – 50 млрд сум. Район башлыкларына интернет-сәүдәне үстерү программасын тормышка ашыруны дәвам итәргә кирәк.

2022 ел нәтиҗәләре буенча республикада 234,2 меңнән артык үзмәшгуль граждан теркәлгән. Аларның ел башыннан декларацияләнгән кереме 31,4 млрд сум тәшкил иткән.

«Үзмәшгульләр үсеше барлык муниципалитетларда да теркәлгән. Министр ялланган хезмәткәрләрне, салымнардан баш тарту максатыннан, үзмәшгульләр итеп яңадан рәсмиләштермәүнең мөһимлеген билгеләп үтте», – дип белдерде министр. 

Үзмәшгульләр өчен ярминкәләр 16 районда гына үткәрелгән. Икътисад министры аларны 2023 елда барлык районнарда оештырырга кушты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International