Татарстан инноваторлары илкүләм проект буенча 4 млн сумлык грант алырга мөмкин

2023 елның 20 феврале, дүшәмбе

Инновацияләргә ярдәм итү фонды «Старт» программасы кысаларында «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм итү» илкүләм проекты буенча уздырыла торган «Старт-СОПР» бәйгесенә гаризалар кабул итә башлау турында игълан итте.

Бәйгедә түбәндәге тематик юнәлешләр (лотлар) буенча проектларны сайлап алу карала:

• спорт (спорттех, җиһазлар һәм инвентарь, медицина-биологик тәэмин ителеш);

• шәһәр мохите («акыллы шәһәр» технологиясе);

• экология (экотехнологияләр һәм табигатьтән рациональ файдалану); социаль эшкуарлык.

«Минем бизнес» үзәкләре (инжиниринг үзәкләре; кластер үсеше үзәкләре; технопарклар, бизнес-инкубаторлар һ.б.) базасындагы кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм инфраструктурасын түбәндәге максатлар өчен файдаланган (файдалана торган, файдаланырга планлаштыра торган) гариза бирүчеләргә өстенлек биреләчәк: бәйгегә гариза әзерләү; грант шартнамәсе кысаларында проектны гамәлгә ашыру; проект продуктын коммерцияләштерү яки алга таба үстерү; проекттан соң продуктны практик кулланышка кертүне мониторинглау.

Инновацияләргә ярдәм фондының «сСарт-СОПР» бәйгесендә физик затлар, шулай ук «Россия Федерациясендә кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү турында» 2007 елның 24 июлендәге 209-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә кече эшкуарлык субъектларына караган юридик затлар катнаша ала.

Грант күләме – 4 млн сумга кадәр. Фәнни-тикшеренү һәм тәҗрибә-конструкторлык эшләрен башкару вакыты грант шартнамәсе төзелгән көннән 12 ай (2 этапта) тәшкил итә.

Грант шартнамәсе нәтиҗәләре буенча, грант алучы тарафыннан интеллектуаль милек булдырылырга, аның хокукы грант алучы предприятиегә рәсмиләштерелгән булырга тиеш.

Фонд-М автоматлаштырылган системасы аша 2023 елның 20 мартына 10:00 сәгатькә кадәр (Мәскәү вакыты) гариза бирергә мөмкин.

Бәйгедә катнашуның төгәл шартлары һәм тәртибе – «Старт» программасы кысаларында «Старт-СОПР» бәйгесе турында нигезләмәдә.

Бәйгенең максаты: үсешнең башлангыч стадиясендә булган һәм коммерцияләштерүнең зур потенциалына ия булган үз фәнни-техник тикшеренүләре нәтиҗәләрен файдаланып, яңа продукция, технологияләр яки хезмәт күрсәтүне эшләргә һәм үзләштерергә омтылучы яңа кече инновацияле предприятиеләр төзү һәм булганнарына ярдәм итү.

Катнашу турында сораулар буенча «Минем бизнес» үзәгендә Фондның Татарстан Республикасы буенча төбәк вәкиленә, (843)222-90-60, өст. 280 яки 129 телефоннары буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International