Икътисади үсеш министрлыгы портал төзеде, анда инвестпроектларны гамәлгә ашыру өчен иң кирәкле һәм потенциаль кызыклы 16 ярдәм чарасы җыелган. Бу – законнарны тотрыклыландыру, финанс стимуллаштыру механизмнары, Икътисади үсеш министрлыгының ташламалы инструментлары һәм өстенлекле режимнары.
Аерым бүлек төбәкләргә инвестицияләргә багышланган. Интерактив картада субъектны сайларга, аның турында мәгълүматны укырга, инвестицияләр җәлеп итү өчен җаваплы затларның элемтәләрен, инженер челтәрләренә тоташу алгоритмнарын табарга, сораулар белән мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
«Фильтрлар ярдәмендә, эшчәнлек төрен, инвестицияләр күләмен, территориаль урнашуны исәпкә алып, билгеле бер инвестпроектка чаралар сайларга мөмкин. Инструментның һәр карточкасында аннан ничек файдаланырга, норматив документларга сылтамалар, җаваплы хезмәткәрләрнең элемтәләре күрсәтелгән. Моннан тыш, чаралар билгеле бер бизнес-сценарийлар өчен төркемләнгән: агросәнәгать комплексы төзелешеннән алып IT-компания ачуга кадәр», – дип билгеләп үтте Икътисад үсеше министрлыгының Хезмәт җитештерүчәнлеге, капитал салуларны яклау һәм хуплау департаменты директоры Александр Молодцов.
Ресурсны Россия сәнәгатьчеләр һәм эшкуарлар берлеге, «Деловая Россия», «Опора России» эшлекле берләшмәләре вәкилләре бәяләде. Алынган кире элемтә системаны алга таба камилләштерү эшендә исәпкә алыначак. Якын арада ресурс тармакка ярдәм итүнең берничә чарасы, халыкара инвестпроектларны таныту инструментлары белән тулыландырылачак.
Сайтның адресы: http://invest.economy.gov.ru/