25 февральдә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының «Минем бизнес» үзәге ярдәмендә, үзмәшгульләр өчен ярминкә оештырып, «Май чабу» бәйрәме узачак.
Үзмәшгульләрнең бәйрәм ярминкәсендә һөнәрчеләрнең сувенирлары, бижутерия, сумкалар, кием-салым һәм тәм-томнар, азык-төлек продуктлары һ.б. лар тәкъдим ителәчәк.
Бәйрәм чарасы һәм ярминкә Казан ш., Гариф Ахунов ур., 10А адресында урнашкан 35 нче лицей янындагы бульварда оештырылачак.
Бәйрәм программасы бай эчтәлекле: вокал һәм бию коллективлары чыгышлары, халык күңел ачулары, аниматорлар эше, балалар өчен бәйгеләр, шулай ук бүләкләр уйнату көтелә.
Май чабу ярминкәсенең эш вакыты 10:30 сәгатьтән 13:00 сәгатькә кадәр.
Үзмәшгульләр өчен ярминкәдә катнашу бушлай, теркәлү https://forms.yandex.ru/u/63da2bcfeb61465a24e66e47/ сылтамасы буенча дәвам итә.
Ярминкәдә катнашу буенча барлык сораулар белән +7 986 723 3853 (Ирина) номерына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Үзмәшгульләр өчен тематик ярминкәләр уздыру «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм итү» илкүләм проектының максатларына ирешүгә ярдәм итә. Ярдәм чаралары мәсьәләләре буенча эшкуарлар «Минем бизнес» үзәгенә 8(843)524-90-90 телефоны буенча мөрәҗәгать итә алалар.