Мидхәт Шаһиәхмәтов Түбән Кама муниципаль районы советының дүртенче чакырылыш утырышында катнашты

2023 елның 21 феврале, сишәмбе

21 февральдә Түбән Кама районында Түбән Кама муниципаль районы советының дүртенче чакырылыш 36 нчы утырышы узды, аның кысаларында 2022 елда социаль-икътисади үсеш йомгаклары каралды һәм 2023 елга бурычлар билгеләнде. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов катнашты.

Мидхәт Шаһиәхмәтов республиканың 2022 елдагы социаль-икътисади күрсәткечләре турында мәгълүмат бирде һәм район икътисадында эшләрнең торышы турында сөйләде. Республика муниципаль берәмлекләренең 2022 ел өчен социаль-икътисади үсеше рейтингында Түбән Кама районы 5 нче урында тора. Төп икътисади күрсәткечләр буенча Түбән Кама андыгылар рәтендә. Түбән Кама районы предприятиеләре республика икътисадына зур өлеш керттеләр. Түбән Кама районына тулай төбәк продуктының 10%, төяп җибәрелгән продукция күләменең 19 % ы һәм республика инвестицияләренең 15% туры килә.

Түбән Кама шәһәренең сәнәгать потенциалы – 20 артык сәнәгать предприятиесе, шулардан иң эреләре – шәһәрдә тотрыклы икътисади вәзгыять тәэмин итә торган «Нижнекамскнефтехим» ГАҖ («Сибур» ГК), «ТАИФ-НК» АҖ, «ТАНЕКО» АҖ, «Татнефть-Нефтехим» ИК ҖЧҖ компанияләр төркеме.

Социаль-икътисади тотрыклылыкны тәэмин итү, икътисадны үстерү өчен геосәяси һәм икътисади шартларның югары дәрәҗәдә билгесезлеге шартларында 2023 елда предприятие һәм оешмаларга, хакимият органнарына килеп туган чакыруларга вакытында җавап бирергә, икътисад тармакларының нәтиҗәлелеген арттыру резервларын һәм дәүләт ярдәме чараларын мөмкин кадәр файдаланып, актив чаралар күрергә кирәк», – диде министр Совет утырышында чыгыш ясаганда.

Мидхәт Шаһиәхмәтов үз чыгышында предприятие һәм район җитәкчеләренә кече бизнес белән яңа кооперация чылбырлары төзергә, сәнәгать мәйданчыклары потенциалын һәм преференциаль территорияләр мөмкинлекләрен кулланырга кирәклеген билгеләп үтте.

Шулай ук икътисад министры Түбән Каманың алгарышлы үсеш территориясен үстерүгә басым ясады. Аның резидентлары – инвестицияләр күләме 8,5 млрд сум булган 20 яңа проектны гамәлгә ашыручы 20 компания. 2023 елга бурыч: планнар нигезендә производстволарны билгеләнгән вакытларда эшләтеп җибәрүне тәэмин итү. Министр шулай ук сәнәгать паркларын, аерым алганда, «Түбән Кама» сәнәгать паркын үстерүнең мөһимлеген билгеләп үтте.

Икътисади потенциалны үстерүдә тагын бер мәйданчык дип Мидхәт Шаһиәхмәтов кече һәм урта бизнес секторын атады. Министр бизнесны дәүләт ярдәме чараларына, шул исәптән «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты буенча гамәлгә ашырылучы чараларга активрак җәлеп итәргә, эшкуарлык эшчәнлегенең һәр субъектына ярдәм итү чаралары турында мәгълүматны үз вакытында һәм тулы күләмдә җиткерергә, импортны алыштыручы продукция турында Республика маркетинг үзәге ресурсларында мәгълүмат урнаштырырга чакырды.

Министр сүзләренчә, икътисадның тагын бер мөһим тармагы – авыл хуҗалыгы. Республика районнары арасында ел йомгаклары буенча агросәнәгать комплексының тармак рейтингында Түбән Кама районы 11 нче урында. 2023 елга бурыч: ирешелгән нәтиҗәләрне саклап калу һәм үсеш өлкәсендә нәтиҗәлелекне арттыру эшен дәвам итү.

Моннан тыш Мидхәт Шаһиәхмәтов дәүләт программаларын һәм илкүләм проектларны гамәлгә ашыруны дәвам итү кирәклеген билгеләде. 2023 елда ТР Түбән Кама муниципаль районында 15 км юлга, биш мәктәпкә, ике мәдәният объектына капиталь ремонт ясау, биш медицина объектына капиталь ремонт һәм төзү, өч иҗтимагый киңлек булдыру планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International