Татарстанда илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга 29,3 млрд сум бүлеп биреләчәк

2023 елның 17 феврале, җомга

Быел Татарстанда илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга 29,3 млрд сум бүлеп биреләчәк. Бу хакта ТР Премьер-министры урынбасары – ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте.

Республикада 13 илкүләм һәм 48 төбәк проекты гамәлгә ашырыла. Бүлеп бирелгән акчалар ике демография объектына, 17 мәдәният объектына, 9 мәгариф объектына, 145 сәламәтлек саклау объектына, 133 юл объектына, 5 экология объектына һәм 61 инфраструктура һәм төзекләндерү объектларына юнәлдереләчәк.

2022 елда республикада милли проектлар, федераль һәм республика программалары кысаларында 4 меңнән артык объект төзелде һәм капиталь ремонтланды.

Исегезгә төшерәбез, илкүләм проектлар Владимир Путин тарафыннан 2019 елда башланган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International