Кече һәм урта бизнеска дәүләт ярдәме чараларына керүне җиңеләйттеләр, төбәк һәм федераль программаларны һәм хезмәтләрне сайлау мөмкинлеге бирделәр. Бу уникаль продукт — 800 мәгълүматны үз эченә алган цифрлы эшкуар профиле ярдәмендә мөмкин булды. Цифрлы профиль ТР дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү министрлыгы, Икътисади үсеш министрлыгы, Федераль салым хезмәте, КУЭ корпорациясе һәм Россия Банкы тарафыннан төзелде.
20 декабрьдә 11:00 сәгатьтә экспортка юнәлгән эшкуарлар өчен «Экспортка үз бизнесыңны ничек «төрергә»: чит илләргә франшизалар сату мөмкинлекләре» темасына бушлай вебинар башалана.
22 декабрьдән 25 декабрьгә кадәр Казанда «Мин Татарстан инде ул» дигән бөтен республиканың үзмәшгульләре продукциясе ярминкәсе узачак. «Минем бизнес» үзәге һәм ТР Икътисад министрлыгы катнашучыларга җиһазландырылган сәүдә урыннарын бушлай тәкъдим итәчәк. Анда үзмәшгульләр үз товарларын – Яңа ел бүләкләре, агач һәм күн эшләнмәләре, фарфор савыт-сабалар, дизайнер бизәнү әйберләре, фермер хуҗалыгы продукциясе, уенчыклар, өй бизәү әйберләре тәкъдим итә һәм сата алачак. Чара КУЭ илкүләм проекты ярдәмендә узачак.
22 декабрьдә 10:00 сәгатьтә Казанда «КидСпейс» балалар шәһәрендә «Мәктәп бизнес-старты» проектының хәйрия ярминкәсе ачыла. Программада катнашучылар – бөтен республикадан яшь эшкуарлар, 5-7 сыйныф укучылары – үз товарларын һәм проектларын тәкъдим итәчәкләр. Кергән акчаларны яшь бизнесменнар кечкенә кызны дәвалауга җибәрәчәкләр.
Махсус икътисади зоналар эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм аларның нәтиҗәлелегенә бәя Махсус икътисади зоналарның VI Милли рейтингын тәкъдир итү кысаларында Россия кластерлар, технопарклар һәм махсус икътисади зоналары ассоциациясе (АКИТ) белән берлектә Россия Икътисади үсеш министрлыгы тарафыннан игълан ителде.
19 декабрьдә 11:00 сәгатьтә Экспортка ярдәм итү үзәге «Кытай базарларына продукция чыгару үзенчәлекләре» темасына бушлай вебинар үткәрәчәк. Вебинар инде тышкы икътисади эшчәнлек алып бара торган яки аны башларга уйлаган эшкуарлар өчен файдалы булачак.
ТР Дәүләт Советында Татарстанда инвестиция эшчәнлеге өлкәсендәге законнарны гамәлгә ашыру мәсьәләләренә багышланган матбугат конференциясе узды. Спикерларның берсе – Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Динар Шакиров булды, үз докладында ул капитал салуларны яклау һәм кызыксындыру турында килешүләр төзү механизмына җентекләп тукталды.
Дәүләт Думасы өченче укылышта кече һәм урта эшкуарлык субъектларының дәүләт яисә муниципаль милектә булган күчемсез мөлкәткә өстенлекле хокукын тарата торган закон кабул итте. Элегрәк мондый хокук арендалана торган күчемсез милекне сатып алуга гына кагыла иде.
Татарстан компанияләренең катнашуы «Кече һәм урта эшкуарлык субъектларын акселерацияләү» федераль проекты кысаларында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Эшкуарлыкка ярдәм итү төбәк фондының Экспортка ярдәм итү үзәге тарафыннан оештырылды.
8-9 декабрьдә Санкт-Петербургта «Яңа модельдә проектлар белән идарә итү» проект офисларының стратегик сессиясе узды. Чарада Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Гүзәл Насыйбуллина катнашты.