Бизнеска ярдәм итү өчен, РФ Хөкүмәте тикшерүләргә мораторийны озайтты. 2022 елның 29 декабрендә тиешле карарга Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин кул куйды. Татарстан Республикасында 2022 елда кертелгән мораторий ярдәмендә республика контроль органнары үткәргән тикшерүләр саны 10,7 тапкырга кимегән. Мораторий кертү «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектының максатларын тормышка ашыруга ярдәм итә.
2022 елда тикшерүләргә мораторий компанияләргә тикшерүче органнар тарафыннан артык басымсыз гына тотрыклы эшләүне тәэмин итәргә мөмкинлек бирде һәм басымны хокук бозуларны профилактикалауга юнәлтергә мөмкинлек бирде. Татарстан Республикасы Прокуратурасы мәгълүматлары буенча контроль органнары тарафыннан 2 211 тикшерү гамәлдән чыгарылган, 513 башланган тикшерү туктатылган. Планлы тикшерүләр күпчелек очракта профилактик визитлар белән алыштырылган. 2022 елда 800 гә якын профвизит үткәрелгән.
«Профилактик визит үткәрү форматы, артык административ басымсыз, эшкуарлар белән үзара хезмәттәшлек режимында, эшкуарлар һәм кулланучылар мәнфәгатьләренә җавап бирә торган бизнесның куркынычсыз эшләвенә ирешергә мөмкинлек бирә», –.дип хәбәр итте ТР икътисад министры урынбасары Наталья Кондратова.
Дәүләт, муниципаль контроль төрләрен гамәлгә ашырганда, шулай ук Россия Федерациясе субъектларының дәүләт хакимияте органнары эшчәнлегенә һәм җирле үзидарә органнары эшчәнлегенә дәүләт контролен гамәлгә ашырганда контроль тикшерүләр үткәрүгә чикләүләрне 2023 елга озайту күздә тотыла
Моннан тыш, 2023 елда махсус индикаторлар нигезендә гаять югары һәм югары категорияле куркыныч объектларга карата планнан тыш контроль тикшерүләр үткәрү мөмкинлеге карала. Мондый формат, мәҗбүри таләпләрне бозу куркынычлары турында мәгълүмат алган очракта, күзәтчелек органнары тарафыннан контроль чараларны башлауны күздә тота.
Яңа карар шулай ук контроль органның, әгәр аңа кадәр контрольдә тотылган кешенең мөрәҗәгате буенча профилактик визит булган булса, тикшерүләр үткәрү планыннан планлы тикшерүне алып ташлау хокукы билгеләнә.
Профилактик визит үткәрү форматы, артык административ басымсыз, эшкуарлар белән үзара хезмәттәшлек режимында, эшкуарлар һәм кулланучылар мәнфәгатьләренә җавап бирә торган бизнесның куркынычсыз эшләвенә ирешергә мөмкинлек бирә.
Күрсәтелгән чаралар, 2022 ел һәм алдагы еллар белән чагыштырганда, 2023 елда тикшерүләрнең сизелерлек үсешен булдырмаска мөмкинлек бирәчәк, бу күп санда кече бизнес предприятиеләренең административ йөкләнешен җитди киметергә мөмкинлек бирәчәк.