15 мартта 10:00 сәгатьтә ТР Эшкуарлыкка ярдәм фондының Экспортка ярдәм итү үзәге кече һәм урта эшкуарлык субъектлары өчен «Төркия: экспорт, шул исәптән Төркиянең халыкара электрон сәүдә мәйданчыклары мөмкинлекләре» темасына онлайн-вебинар үткәрәчәк. Чара «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында узачак.
Вебинарда спикерлар сыйфатында чыгыш ясаячаклар:
Төркия Республикасында «Россия экспорт үзәге» АҖнең сәүдә вәиле – Сафин Тимур Россия һәм Төркиянең сәүдә-икътисади хезмәттәшлеге турында сөйләячәк.
Татарстан Республикасының Төркия Республикасындагы тулы вәкаләтле вәкиле – Гатауллин Айрат Төркия базарының үзенчәлекләре турында сөйләячәк.
DIVA EXPORT компаниясенең генераль директоры урынбасары, Төркиядә Россия АПК продукциясе җитештерүчеләре өчен оператор – Эдис Даниэла – азык-төлекнең Төркия базарына чыгуының тулы циклы турында.
Вебинар форматы үзара аралашуны үз эченә ала, анда катнашучылар спикерларга практик сораулар бирергә мөмкин.
РФ.КУЭ платформасы аша чарага теркәлү 2023 елның 15 мартына кадәр ачык (хезмәтнең исеме «Сервислар» – «Төбәк ярдәм чаралары» – «Ярдәм алу» – төбәкне һәм үзегезнең бизнесны күрсәтергә – «һәркем өчен» – «Күрсәтү» – «Экспортерлар өчен вебинарларда катнашу өчен язылу»).
Республикада эшкуарлар өчен мөмкин булган ярдәм чаралары турында «Минем бизнес» үзәге сайтында, шулай ук кайнар линия телефоны аша белергә була: 8(843) 524-90-90.
Теркәлү һәм катнашу мәсьәләләре буенча Овсянникова Янага, Ханов Тимурга +7 (843) 222-90-60 (өстәмә 272, 279) телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә.