Казаннан балалар логопеды илкүләм проект ярдәмендә коррекция кабинетын җиһазландырды

2023 елның 16 марты, пәнҗешәмбе

Казаннан социаль эшкуар «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты буенча үз кабинетында коррекция зонасы өчен яңа җиһазлар сатып алды.

Узган ел өч бала анасы, логопед-дефектолог, нейропсихолог һәм социаль эшкуар Лилия Рәхимова үзенең коррекция кабинетын ачты. Ул балаларга дөрес сөйләм формалаштырырга һәм югалган сөйләм функцияләрен торгызырга булыша.

Лилия «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты буенча грантлар алган социаль эшкуарлар санына керә. 314 мең сум күләмендә субсидиягә эшкуар компьютер һәм балаларның сөйләмен төзәтү өчен махсус программалар сатып алган.

«Балалар белән шөгыльләнү өчен махсус программалар һәм эшләү өчен техника кирәк. Бу сорау белән, социаль эшкуар буларак, миңа «Минем бизнес» үзәгенә мөрәҗәгать итәргә киңәш бирделәр. Үзәк белгечләре түләүсез грант ярдәме турында сөйләделәр, грантка гариза язарга, шулай ук социаль бизнес өчен белем алырга ярдәм иттеләр. Нәтиҗәдә, мин финанс ярдәме алдым, шуның ярдәмендә үз кабинетымда коррекция зонасы ясаячакмын», – дип уртаклашты үз тарихы белән эшкуар.

Лилия Рәхимова проектын җәелдерергә, яңа эш урыннары булдырырга, хезмәткәрләр ялларга, шулай ук башка районнарда кабинетлар ачарга, киләчәктә Балалар сөйләме белән эшләү өчен үзәкләрен булдырырга ниятләвен билгеләп үтте.

«Белем бирү курсы бизнесны үз акчаларыңны җәлеп итмичә киңәйтергә мөмкин икәнен аңлады. Эшләүче бизнес һәм социаль идея белән инвестор җәлеп итәргә мөмкин», – дип сөйләде Лилия.

Исегезгә төшерәбез: 2022 елда конкурс комиссиясенең сайлап алу нәтиҗәләре буенча Татарстанның 119 яшь һәм социаль эшкуары үз эшләрен гамәлгә ашыру һәм үстерү өчен КУЭ Федераль илкүләм проекты кысаларында 47 млн сум күләмендә ярдәм алды.

Социаль эшкуар булырга һәм стартапны үстерү өчен ярдәмне «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында «Минем бизнес» үзәгендә алырга мөмкин.

«Социаль предприятие» статусының барлык мәсьәләләре һәм үзенчәлекләре, грант һәм башка ярдәм алу шартлары турында 8(843)524-90-90 кайнар линия телефоны аша киңәшләшергә мөмкин.

«Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм итү» илкүләм проектының максаты – бизнесны үстерүнең барлык этапларында – старт идеясеннән алып экспортка чыгуга кадәр ярдәм итү. РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән оештырылган илкүләм проектлар 2019 елда башланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International