Татарстанда социаль эшкуарларга финанс ярдәмен ничек алырга кирәклеге турында сөйләячәкләр

2023 елның 16 марты, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Эшкуарлыкка ярдәм фондының «Минем бизнес» үзәге социаль эшкуарларга финанс ярдәме күрсәтү буенча «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты буенча тренинг үткәрәчәк.

Тренингта катнашучыларны төрле темалар көтә. Алар социаль предприятие статусын алу, бизнеска төбәк ярдәм чаралары, шулай ук 2023 елга социаль эшкуарлар өчен планнар турында белә алачаклар. Спикер – «Минем бизнес» үзәгенең Социаль өлкә инновацияләре үзәге җитәкчесе Михаил Унтура. 

Тренингта катнашу өчен социаль эшкуарлар, шулай ук социаль эшкуар статусын алырга теләүче эшкуарлар чакырыла.

Тренинг 24 мартта 16:00 сәгатьтә Эшкуар йортында (Казан шәһәре, Петербург урамы, 28 йорт, «Алафузов» залы) ВКонтакте төркемендә онлайн трансляция белән узачак.

Гаризаны КУЭ.РФның Цифрлы платформасында «Төбәк ярдәм чаралары» бүлегендә тапшырырга кирәк, «Минем бизнес» үзәгенең уку чараларына язылу» хезмәте, «Социаль эшкуарлар өчен финанс ярдәме» уку курсы. 2023 елның 24 мартында 16:00 сәгатьтә»

Республикада эшкуарлар өчен чаралар һәм бушлай хезмәтләр турында күбрәк «Минем бизнес» үзәгенең сайтында, шулай ук кайнар линия телефоны буенча белергә була: +7 (843) 524-90-90.

«Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм итү» илкүләм проектының максаты – бизнесны үстерүнең барлык этапларында – старт идеясеннән алып экспортка чыгуга кадәр ярдәм итү. РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән оештырылган илкүләм проектлар 2019 елда башланды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International