КУЭ илкүләм проекты Татарстанның үзмәшгульләренә товарны маркетплейсларда бушлай урнаштырырга ярдәм итәчәк

2023 елның 14 марты, сишәмбе

«Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында «Минем бизнес» үзәге үзмәшгульләр өчен «Маркетплейсларга чыгу» дигән яңа комплекслы хезмәтне башлап җибәрә.

Татарстанның «Минем бизнес» үзәге үзмәшгульләр өчен үз продукциясен Россиянең танылган Ozon, WildBerries, Kazanexpress, Яндекс.Маркет электрон мәйданчыкларына чыгару буенча бушлай хезмәт күрсәтү башлап җибәрде.

Бушлай хезмәт үз эченә маркетплейска чыгу мәсьәләләре буенча беренчел консультацияне, шәхси кабинетны теркәүне, продукцияне анализлауны һәм логистик схеманы сайлауны, продукцияне сату фотосын булдыруны, текст материалларын әзерләүне, товар карточкаларын урнаштыруны һәм складны көйләүне ала.

Хезмәт Татарстан үзмәшгульләренең продукциясен сату базарларын киңәйтүгә һәм товарның танылуын арттыруга юнәлдерелгән, беренчел сорауларны һәм маркетплейсларга чыкканда барлыкка килә торган тоткарлык факторларын бетерүгә ярдәм итәчәк.

«Үз юлын яңа гына башлаучылар өчен оптималь мәйданчык сайлауны, товар карточкалары төзү нечкәлекләрен, маркетплейс форматына туры килә торган фотоларны сайлау үзенчәлекләрен, үзләре өчен файдалы логистик схемаларны аңлау шактый кыен. Бу мәсьәләләрне хәл итү өчен, без онлайн-мәйданчыкларга чыгу өчен гаризалар кабул итүне ачтык», – дип сөйләде «Минем бизнес» үзәге җитәкчесе, ТР Эшкуарлыкка ярдәм Фонды генераль директорының беренче урынбасары Линара Бурханова.

«Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында хезмәт алуга гаризаны РФ.КУЭ ның Цифрлы платформасында бирергә мөмкин.

Республиканың бу һәм башка хезмәтләре һәм үзмәшгульләргә ярдәм итү чаралары турында консультацияне «Минем бизнес» үзәгенең кайнар линия телефоны аша алырга мөмкин: 8 (843) 524-90-90.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International