Татарстанда 10 мартка кече һәм урта эшкуарлык субъектлары саны 168 меңнән артык, бу узган ел нәтиҗәсеннән 1,6 % ка күбрәк. Эшлекле активлык үсеше бизнес алып бару өчен, шул исәптән, «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә барлыкка килгән уңай шартлар булуын күрсәтә.
«Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм итү» илкүләм проектының максаты – бизнесны үстерүнең барлык этапларында – старт идеясеннән алып экспортка чыгуга кадәр ярдәм итү. Бу аеруча агымдагы шартларда – дәүләт тарафыннан икътисади хәлгә оператив җавап бирү һәм бизнес сорауларына туры китереп ярдәм чараларын вакытында төзәтү кирәк булган чорда мөһим.
Әйтик, «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты, шулай ук федераль һәм төбәк адреслы ярдәм механизмнары ярдәмендә республикада эшкуарлык субъектлары һәм кече һәм урта бизнеста эшләүче гражданнар саны үсеше тәэмин ителгән.
Узган ел Татарстан Республикасында икътисад өлкәсендәгеләрнең гомуми санында кече һәм урта эшкуарлыкта эшләүчеләрнең саны 5,8 % ка арткан һәм 800 меңгә якын кеше тәшкил иткән – бу Татарстанда булдырылган эш урыннарының якынча 40 проценты.
2023 ел ахырына КУЭда эшләүчеләр саны, шулай ук теркәлгән үзмәшгульләр саны 810 мең кешегә җитәр дип көтелә – бу КУЭ илкүләм проектын гамәлгә ашыруның төп күрсәткече.