Казан агломерациясенең Мастер-планын эшләү кысаларында 27 һәм 28 апрельдә Казанда республиканың дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары вәкилләре, икътисад, транспорт, экология һәм туризм өлкәсендәге экспертлар катнашында эксперт сессияләре уза.
Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Юлай Миңнуллин «Казан агломерациясенең икътисади үсеше перспективалары» секциясе эшендә катнашты, «Казан агломерациясенең икътисади үсеше буенча төп бурычлар» темасына доклад белән чыгыш ясады.
Доклад кысаларында 2030 елга кадәр республиканы үстерү стратегиясендә күрсәтелгән республика үсешенең өстенлекләре, шулай ук Казан агломерациясенең Мастер-планын формалаштыру буенча көтелгән төп нәтиҗәләр билгеләнде. Чыгыш ахырында Юлай Миңнуллин сессиядә катнашучыларның барысына да нәтиҗәле эш теләде.
Сессияләрне үткәрүнең максаты – Казан агломерациясе территориясен пространствода үстерү проблемалары һәм вариантлары турында фикер алышу.
Әлеге чараны оештыручы «Мәскәү генпланы институты» ДАУ белән берлектә «Татарстан Республикасы Киңлекне планлаштыру институты» ДБУ булды.
Сессияләр түбәндәге юнәлешләр буенча үткәрелә: икътисади үсеш, территориаль-транспорт үсеше, табигый-экологик потенциал, туристлык потенциалы.