27 апрельдә Татарстан Республикасында «Илкүләм проектлар: Татарстан Республикасында мәгълүмати яктыртуны нәтиҗәле гамәлгә ашыру һәм арттыру» дигән укулар узды. Анда муниципаль һәм төбәк хакимияте органнарының илкүләм проектларны гамәлгә ашыру өчен җавап бирүче 60 вәкиле катнашты.
Чараны КФУның дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе белән берлектә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы оештырды.
Укуның төп бурычы – илкүләм проектлар линиясе буенча эшләүче һәр хезмәткәрне комплекслы үстерү һәм Татарстан Республикасында Татарстан Республикасында әлеге проектларны тормышка ашыруда ярдәм итүнең нәтиҗәлелеген арттыру. Мәсәлән, чара кысаларында хокук актларындагы үзгәрешләр, медиа яктыртуда, брендлаштыруда, илкүләм проектларны проект белән тәэмин итүдә төп алымнар, шулай ук Россия төбәкләре арасында гомуми рейтинг формалаштыру принциплары турында сөйләделәр.
Спикерлар: Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Гүзәл Насыйбуллина, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының дәүләт мәгълүмат системалары белән эшләү бүлеге башлыгы Резедә Мостафина, «Илкүләм өстенлекләр» АКО проект офисы менеджеры (Мәскәү шәһәре) Анастасия Щербак, РАНХиГС Проект менеджменты үзәге вәкиле.