2023 елның 27 апрелендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов рәислегендә Яшел Үзән һәм Менделеевск муниципаль районнары башлыклары, Чаллы шәһәре һәм Түбән Кама муниципаль районы министрлыклары, ведомстволары һәм башкарма комитетлары җитәкчеләре катнашында республика икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча эшче төркем утырышы узды.
Эшче төркем республиканың Менделеевск, Яшел Үзән, Яр Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрендә инвестиция проектларын гамәлгә ашыру өчен инженерлык инфраструктурасы объектларын төзүне финанслашуга «ВЭБ.РФ» дәүләт үсеш корпорациясенә гаризалар формалаштыру мәсьәләләрен тикшерде.
Мидхәт Шаһиәхмәтов билгеләп үткәнчә, бүген инвесторлар арасында әзер сәнәгать территорияләренә, биналарга һәм эшчәнлек өчен кирәкле инфраструктуралы биналарга ихтыяҗ арта. Шул ук вакытта Татарстан Республикасы икътисадына инвестицияләр җәлеп итүнең һәм моношәһәрләрне үстерүнең нәтиҗәле коралы булып ВЭБ.РФ финанслашуында инженер һәм юл инфраструктурасы проектларын гамәлгә ашыру өчен кирәкле төзелеш тора.
Эшлекле очрашуда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның «Менделеевск 2.0» сәнәгать паркының, «Үсеш» һәм «Түбән Кама» сәнәгать паркларының өченче чиратының инженерлык инфраструктурасы объектларын төзүне финанслашуга, һәм «OZON компаниясе өчен күмәртә-бүлү комплексы төзү (3-нче чираты)» масштаблы инвестиция проектын тормышка ашыру өчен ВЭБ.РФ га гаризалар әзерләү һәм җибәрү турындагы йөкләмәләрен тиз арада үтәү мәсьәләләре тикшерелде.
Утырыш нәтиҗәләре буенча ВЭБ.РФда әлеге гаризаларны формалаштыру процессын тизләтү буенча конкрет чаралар һәм карарларны үз эченә алган Беркетмә кабул ителде.