«Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында студентлар, аспирантлар һәм яшь галимнәр Умник-2023 бәйгесендә катнаша ала. Бәйгедә җиңүчеләр проект буенча фәнни-тикшеренү эшләре үткәрү өчен бер елга 500 мең сум грант алачак.
«Умник» бәйгесе Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды базасында Инновацияләргә ярдәм итү фондының Төбәк вәкиле тарафыннан «ИДЕЛ-21» 21 нче Бөтенроссия яшьләр фәнни-техник конференциясе» кысаларында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәме белән уздырыла. Программа яшь тикшеренүчеләрнең коммерциягә юнәлдерелгән фәнни-техник проектларына ярдәм итүгә юнәлдерелгән.
Проектлар цифрлы технологияләр, медицина һәм сәламәтлек саклау технологияләре, яңа материаллар һәм химик технологияләр, яңа приборлар һәм интеллектуаль җитештерү технологияләре, биотехнологияләр, ресурсларны саклау энергетикасы кебек юнәлешләр буенча бәяләнә.
Бәйгедә катнашу өчен гаризаны https://umnik.fasie.ru/kazan сылтамасы буенча 25 декабрьгә кадәр бирергә мөмкин.
Ярымфинал бәйге чаралары Татарстан университетлары базасында узачак.
Алдан ярымфинал сайлап алулары кысаларында инновацион проектлар экспертлар тарафыннан фәнни яңалык ягыннан каралачак. Бәйге финалы 2023 елның 7-10 ноябрендә Казанда Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының «Минем бизнес» үзәге базасында узачак.
Бәйгедә катнашу һәм гран алу турында сораулар буенча «Минем бизнес» үзәгендә Фондның Татарстан Республикасы буенча төбәк вәкиленә, (843)222-90-60, өст. 280, 129 телефоннары буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.