Татарстанда эш башлаучы бизнесменнар социаль контракт буенча 350 мең сум акча ала алачак

2023 елның 28 апреле, җомга

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы «Минем бизнес» үзәге социаль контракт алучылар өчен онлайн-укытуның дүртенче агымын үткәрәчәк. Вебинарда эшкуарлык эшчәнлеге нигезләренә, шул исәптән финанслау алу өчен предприятиенең бизнес-планын төзергә өйрәтәләр. Белем бирү программасы «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты ярдәмендә бушлай уза.

Үз бизнесыңны ачу өчен дәүләттән бер тапкыр бирелә торган 350 мең сумга кадәр түләү алырга мөмкин.

Социаль контракт Татарстан Республикасында билгеләнгән яшәү минимумыннан түбән керемле аз керемле гражданнарга бирелә. Социаль контракт халыкны социаль яклау бүлеге һәм эшкуарлык эшчәнлеген үзмәшгульлек яки шәхси эшмәкәрлек сыйфатында тормышка ашырырга планлаштырган гражданин арасында төзелә. Контракт 12 ай эчендә тормышка ашырылырга тиеш.

Белем бирү программасында катнашу өчен, РФ.КУЭның Цифрлы платформасында «Төбәк ярдәм чаралары» бүлегендә «Социаль контракт төзергә планлаштырган гражданнар өчен укыту программасына язылу» хезмәтен сайлап, гариза бирергә кирәк.

Уку 2 майда башлана һәм түбәндәге график буенча өч атнага бер тапкыр узачак:
02.05.2023 - 05.05.2023
23.05.2023 - 26.05.2023
13.06.2023 - 16.06.2023
04.07.2023 - 07.07.2023
25.07.2023 - 28.07.2023
15.08.2023 - 18.08.2023
05.09.2023 - 08.09.2023
26.09.2023 - 29.09.2023
17.10.2023 - 20.10.2023
07.11.2023 - 10.11.2023
28.11.2023 - 01.12.2023
19.12.2023 - 22.12.2023

Шулай ук теркәлү һәм вебинарда катнашу мәсьәләләре буенча «Минем бизнес» үзәгенә 8(843)524-90-90 телефонына шалтыратып мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International