ТР Икътисад министрлыгына Менделеевскины үстерү буенча Мастер-план тәкъдим иттеләр

2023 елның 27 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстан Икътисад министрлыгында Менделеевскиның мастер-планын тәкъдир итү булды. Мастер-план республика тәҗрибәсендә кече шәһәр өчен эшләнгән беренче документ булды һәм ул территориянең стратегик үсеше проектын тәшкил итә. 

Аны эшләүдә Санкт-Петербургтан «Урбаника» институты белгечләре, шәһәр төзелеше өлкәсендә экспертлар катнашты.

Мастер-план нигезендә шәһәр мохитен тирәнтен социологик тикшерү һәм өйрәнү ята. Шәһәрне үстерү проекты Менделеевск халкы катнашында берничә стратегик сессия узды. Документның финал версиясен формалаштырганда шәһәр халкы һәм экспертлардан килгән искәрмәләр исәпкә алынган.

Миграция процессларын тотрыкландыру, шәһәрдән халыкның китүен туктату өчен мастер-планда бер үк вакытта интеграцияле шәһәр икътисады кысаларында бизнес өчен тормыш сыйфатын арттыру һәм әйләнә-тирәлекне үстерү өчен шартлар булдыру планлаштырыла.

Менделеевскиның Мастер-планы 10 елга исәпләнгән һәм киләчәк төзелеш, туристлык зоналарын, транспорт инфраструктурасын һәм сәнәгатен үстерү өчен урыннар, шулай ук шәһәрнең Кама агломерациясендәге урынын билгеләячәк. Мастер-план Менделеевскиның генераль планы нигезенә салыныр дип планлаштырыла.

Мастер-планны эшләүне финанслау 4,9 млн сум тәшкил итә, акчаны шәһәрне формалаштыручы «Аммоний» АҖ предприятиесе бүлеп бирә.

«Урбаника» институты экспертлары презентация вакытында Менделеевскиның уңышлы географик урында – елга ярында урнашуына игътибар иттеләр, бу факторлар мастер-план төзегәндә төп факторлар булып тора.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International