Татарстанлылар Җиңү көнендә ярминкәдә илкүләм проект буенча бушлай сәүдә урыннары алачак

2023 елның 27 апреле, пәнҗешәмбе

«Минем бизнес» үзәге 9 Майда – Җиңү көнендә бәйрәм ярминкәсе үткәрәчәк. Чара «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын тормышка ашыру кысаларында узачак. Мәйданчык: Казандагы Җиңү паркы.

Күргәзмә-сату резидентлары булып бөтен республикадан җитештерүчеләр катнаша алачак – катнашучылар ташламалы шартларда үз продукциясен кунакларга тәкъдим итү мөмкинлеге алачак. Казан халкы һәм кунаклары өчен бу – йорт өчен уникаль товарлар һәм якыннары өчен бүләкләр сайлап алу өчен бик яхшы мөмкинлек.

Ярминкәләрдә интерьер композицияләре, татлы бүләкләр һәм һөнәрчеләр ясаган шоколадлар, турау һәм сервировкалау такталары, агач савыт-саба, гипстан ясалган бизәнү әйберләре, тәм-томнар, көндәлекләр һәм открыткалар, кулдан эшләнгән бизәнү әйберләре һәм башка бик күп әйберләр сатып алырга мөмкин.

Ярминкәләрдә бушлай катнашу өчен КУЭ.РФның Цифрлы платформасында гариза бирергә кирәк.

Исегезгә төшерәбез: «Минем бизнес» үзәге һәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәме белән үзмәшгульләр ярминкәләре даими үткәрелә.

Аларда катнашырга һәм «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында «Минем бизнес» үзәгендә ярдәм алырга мөмкин.

Ярминкәләрдә катнашу һәм башка ярдәм мәсьәләләре буенча консультацияне «Минем бизнес» үзәгенең кайнар линиясе телефоны аша алырга мөмкин: +7(843) 524-90-90.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International