«Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты Татарстан компанияләренең экспорт мөмкинлекләрен киңәйтә. Хәзер республикада Истанбулда Халыкара азык-төлек сәнәгате күргәзмәсендә бушлай катнашуга гаризалар кабул итү бара. Ел башыннан башлап, илкүләм проектны гамәлгә ашыру кысаларында интернациональ күргәзмәләрдә төбәкнең экспортка юнәлдерелгән 20 предприятиесе үз продукциясен тәкъдим итте.
Коллектив стенд составында экспозициядә катнашу өчен гаризалар кабул итүне һәм потенциаль һәм гамәлдәге экспортерларга башка ярдәм күрсәтүне ТР Икътисад министрлыгы карамагындагы Экспортка ярдәм итү үзәге алып бара. Гаризалар онлайн рәвештә КУЭ.РФның Цифрлы платформасы аша кабул ителә.
Эшкуарлар үз продукциясен бердәм коллектив экспозиция составында бушлай тәкъдим итәчәк.
Экспортка ярдәм итү үзәге стенд төзүдә, күргәзмә мәйданнарын һәм җиһазларын арендалауда, күргәзмә үрнәкләрен китерүдә һәм экспортерның презентация материалларын чит телгә тәрҗемә итүдә ярдәм итәчәк, шулай ук теркәлү җыемнарын түләячәк.
«Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында Татарстан предприятиеләренә актив ярдәм күрсәтү төбәктә экспорт эшчәнлеген үстерүне стимуллаштыра, товарлар һәм хезмәтләр җитештерүчеләргә тышкы икътисади эшчәнлекне үзләштерергә һәм үз продукциясе белән дус илләр базарларына уңышлы чыгарга ярдәм итә.
Урыннар саны чикләнгән.
Экспорт юнәлешле бизнес бу һәм башка ярдәм чараларына гаризаны* КУЭ.РФның Цифрлы платформасында онлайн бирә ала.
Экспортерлар өчен Татарстанда эшләп килә торган ґрдәм чаралары турында «кайнар линия» телефоны аша «Минем Бизнес» үзәгендә җентекле консультация алырга мөмкин:8 (843) 524-90-90.
*Гариза бирү өчен, электрон цифрлы имза (ЭЦП) булырга тиеш. Электрон цифрлы имзаны Россия Федераль салым хезмәтенең теләсә кайсы бүлегендә яки таныклаучы үзәктә алырга мөмкин.