21 февральдә Түбән Кама районында Түбән Кама муниципаль районы советының дүртенче чакырылыш 36 нчы утырышы узды, аның кысаларында 2022 елда социаль-икътисади үсеш йомгаклары каралды һәм 2023 елга бурычлар билгеләнде. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов катнашты.
«Шпонировка» ҖЧҖ Татарстан компаниясе МДФ, ДСП фанера плитәләрен һәм фанера җитештерү белән шөгыльләнә. Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты буенча дәүләт ярдәме белән предприятие продукция җитештерүне киңәйтә һәм санкцияләр шартларында яңа логистик чылбырлар урнаштыра.
Татарстан Төбәк гарантия оешмаларының бирелгән поручительлекләр күләме үсү буенча лидерларның берсе булды, ул эшкуарларга 9,9 млрд сумлык кредит рәсмиләштерергә ярдәм итте. Россиянең кече һәм урта бизнесы барлыгы 2022 елда Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Андрей Белоусов җитәкләгән «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында Төбәк гарантия оешмалары поручительлекләре ярдәмендә 292 млрд сумнан артык финанслау җәлеп итте.
Министрлыклар, ведомстволар һәм банклар вәкилләреннән булган Татарстан Республикасы командасы ислам финансинг нигезенең белем бирү программасы буенча Сберуниверситетта укый башлады. Программа Партнерлык финанслау үзәге һәм Саклык банкының махсус проектлары белән берлектә эшләнгән. Икътисад министрлыгыннан Территориаль үсеш бүлеге башлыгы Эльвира Сәгыйтова һәм министр ярдәмчесе Ислам Шәрифуллин катнаша.
Инновацияләргә ярдәм итү фонды «Старт» программасы кысаларында «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм итү» илкүләм проекты буенча уздырыла торган «Старт-СОПР» бәйгесенә гаризалар кабул итә башлау турында игълан итте.
Татарстанның агросәнәгать комплексы һәм азык-төлек сәнәгате экспортерлары Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Эшкуарлыкка ярдәм итү төбәк фондының Экспортка ярдәм итү үзәге ярдәмендә Төркиядәге халыкара күргәзмәдә үз продукцияләрен тәкъдим иттеләр.
25 февральдә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының «Минем бизнес» үзәге ярдәмендә, үзмәшгульләр өчен ярминкә оештырып, «Май чабу» бәйрәме узачак.
Быел Татарстанда илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга 29,3 млрд сум бүлеп биреләчәк. Бу хакта ТР Премьер-министры урынбасары – ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте.
ТР Премьер-министры урынбасары – ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов ТР Икътисад министрлыгының оператив штаб Һәм коллегиясенең уртак утырышында муниципалитетлар белән берлектә 2023 елга бурычлар билгеләде.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Татарстан Республикасында социаль-икътисади тотрыклылыкны тәэмин итү буенча оператив штаб һәм Республика Икътисад министрлыгы коллегиясенең уртак утырышында билгеләп үткәнчә, узган елгы нык билгесезлек шартларында, ул күбесенчә геосәяси факторлар белән билгеләнә, ил һәм республика икътисады өчен җитди чакыру булды.