Россия территорияләрен социаль-икътисади үстерүгә юнәлдерелгән «Минем илем – минем Россиям» XX Бөтенроссия яшьләр авторлык проектлары һәм мәгариф өлкәсендәге проектлар бәйгесен оештыручылар Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы «Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Перспективалы икътисади тикшеренүләр үзәге» ДБУ галимнәренең директор урынбасары, икътисад фәннәре кандидаты Мария Прыгунова җитәкчелегендә бәйгегә тәкъдим ителгән проектларга читтән торып экспертиза үткәрүдә катнашуларын югары бәяләделәр.
Бәйгедә Россия Федерациясенең барлык субъектларыннан студентлар, аспирантлар, яшь эшкуарлар һәм белгечләр, яшь җәмәгать эшлеклеләре һәм галимнәр катнашты, аларның күбесе өчен проект һөнәри карьера төзүдә һәм шәхси үсештә старт баскычы булды.
«Минем илем – минем Россиям» бәйгесе – патриотик карашлы һәм үз яшәү урыны территориясен үстерүгә өлеш кертергә әзер булган яшь кадрларны ачыклау, сайлап алу һәм алга таба ярдәм итү системасы. Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министрлыгы, Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы, Россия Федерациясе Федераль Җыены Федерация Советының фән, мәгариф һәм мәдәният комитеты, Интеллектуаль милек буенча Федераль хезмәт, «Россия мәгариф академиясе» федераль дәүләт бюджет учреждениесе, «Россия тарихи җәмгыяте» Ассоциациясе һәм «Ватан тарихы» фонды ярдәме белән үткәрелә.