Татарстаннан косметик чаралар җитештерүче «ГЕММА 2022» Халыкара конкурсы лауреаты булды

2023 елның 17 мае, чәршәмбе

Ел саен үткәрелә торган «Иң яхшы товарлар һәм хезмәтләр – ГЕММА 2022» Халыкара сыйфат конкурсы лауреатлары 24 апрельдә Новосибирск өлкәсе Хөкүмәт йортында игълан ителде. Татарстан Республикасын чираттагы тапкыр Мостаева Олеся Николаевна ШЭ – «Олеся Мостаева остаханәсе» косметика чаралары бренды тәкъдим итте.

Бәйсез эксперт комиссиясе бәяләве нәтиҗәләре буенча югары сыйфат өчен бүләк – «ГЕММА 2022» Алтын сынын «Колябушки» балалар косметика сериясе продуктлары, шулай ук «Siberian Botany» линиясе продукты алды. Компания тире һәм чәчләрне карау өчен чаралар, шул исәптән балалар өчен, шулай ук йорт өчен юу һәм чистарту чаралары җитештерүдә махсуслашкан.

2022 ел нәтиҗәләре буенча «ГЕММА»конкурсы лауреаты исемен Россиянең 30 дан артык предприятиесе яулады. Алар барысы да проектның сайлап алу этабын уңышлы узды, ә финалда җитештерелгән продукциянең һәм сервисның сыйфатын киңәйтелгән анализлауда югары нәтиҗә күрсәтте.

Финал җиңүчеләренең исемнәре Новосибирск өлкәсе Хөкүмәте Йортыннан видеотрансляция форматында игълан ителде. Чараның язмасы һәм җиңүчеләр исемлеге проектның рәсми сайтында https://gemma.su карау өчен ачык.

«Иң яхшы товарлар һәм хезмәтләр – ГЕММА» Халыкара конкурсы 2002 елдан бирле үткәрелә. Проект структурасы Кытай, Бразилия һәм Болгариядә рәсми вәкиллекләрне үз эченә ала, ә партнерлар географиясе исә шушы чорда 64 илне тәшкил итә. Конкурсның бурычы – Россиядә төрле җитештерү һәм хезмәт күрсәтү тармакларының көндәшлеккә сәләтле һәм перспективалы предприятиеләрен ачыклау.

Конкурсның эксперт советы фикеренчә, сыйфатны бәяләүгә җентекле караш проект эшенең мәҗбүри шарты булып тора. Чөнки ел саен «ГЕММА» лауреатлары составы Россия бизнесының потенциалын чагылдыра.

«ГЕММА» проектын бәйсез бәяләүнең төп критерийлары арасында: заманча кулланучының өстенлекләренә туры килү, дөнья базарында сыйфат өлкәсендә яңа казанышларны куллану, өзлексез үсеш һәм оешмада бизнес-процессларны алып баруның дәрәҗәсе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International