Татарстанда узган елда иң эре заказчылар тарафыннан КУЭ субъектларыннан сатып алуларның яртысыннан артыгы башкарылган

2023 елның 15 мае, дүшәмбе

РФ Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Андрей Белоусов төбәкләр белән кече һәм урта бизнес компанияләреннән сатып алу квоталарын үтәү мәсьәләсе буенча киңәшмә үткәрде. 2022 елда алар 20 % тан 25 % ка кадәр артты, шулай ук иң эре федераль һәм төбәк заказчылары исемлеге киңәйтелде. Татарстанда узган елда иң эре заказчылар тарафыннан КУЭ субъектларыннан сатып алуларның яртысыннан артыгы башкарылган

«КУЭ секторы шактый җитди сынауларга дучар ителде, ләкин ул үсешен дәвам итте. Күпчелек бу 2020 – 2022 елларда РФ Президенты кушуы буенча КУЭга ярдәм итүнең җитди программасы гамәлгә ашырылуы аркасында ирешелде. Бүген бу көн тәртибе шактый зур күләмдә гамәлгә ашырылды, шуңа күрә 2025 – 2030 елларга яңасын формалаштырырга кирәк. Икътисади үсеш министрлыгы КУЭга ярдәм итү илкүләм проектын үзгәртеп кору белән шөгыльләнә, шулай ук берничә институциональ чаралар билгеләнә. Дәүләт компанияләрен һәм корпорацияләрне кече һәм урта бизнестан сатып алулар ясарга стимуллаштырырга, шулай ук КУЭга чит ил базарларына чыгарга ярдәм итәргә кирәк. Монда илнең потенциалы бик зур. Тышкы базарларда кече һәм урта эшкуарларның өлеше арта, әмма аз гына процент тәшкил итә. Бу мәсьәләдә Россия Федерациясе субъектлары зур роль уйнарга тиеш, чөнки нәкъ менә аларның бу процессларны үстерүгә төп ачкычы бар», – дип билгеләп үтте кече һәм урта эшкуарлык илкүләм проекты кураторы Андрей Белоусов.

2022 ел нәтиҗәләре буенча иң эре заказчыларның КУЭ тәэминатчыларыннан сатып алу күләме рекордлы 7 трлн сумны тәшкил итте. Бу узган ел белән чагыштырганда, 2,6 триллионга күбрәк. Сатып алуларны 12 меңнән артык заказчы, шул исәптән 9 мең төбәк заказчысы башкарды.

Сатып алына торган товарлар исемлеге ике тапкырдан артык – 1,1 млн позициягә кадәр киңәйтелде. КУЭдан сатып алуларның гомуми күләменең 70 % тан артыгы — җитештерү билгеләнешендәге продукция, ә 9 % тан артыгы — инновацион, югары технологияле товар. Узган ел фәнни һәм техник өлкәләрдә сатып алулар 10 тапкырга арткан.

Татарстан 2022 елда Мәскәү, Санкт-Петербург, шулай ук Мәскәү һәм Свердловск өлкәләре белән беррәттән КУЭ субъектларыннан сатып алулар күләме буенча лидерлар бишлегенә керде.

Татарстанда узган елда 31 иң эре заказчы үз сатып алуларының яртысыннан артыгын – 61,2 % ын – 89,2 млрд сумның 54,6 млрд сумына КУЭ субъектларыннан сатып алган. «Татавтодор» АҖ (12,85 млрд сум), «Сетевая компания» АҖ (11,15 млрд сум), «Татспиртпром» АҖ (9,34 млрд сум) алдынгылар.

«Узган ел ахырында КУЭ Корпорациясе эре заказчылар белән берлектә Президент кушуы буенча потенциаль тәэмин итүчеләргә ярдәм итүнең яңа коралын — «үстерү» программасын һәм офсет килешүләр төзүне башлап җибәрде. Соңгы ярдәм чарасы заказчының кече һәм урта бизнес продукциясенә озак вакытлы ихтыяҗны формалаштыру буенча йөкләмәләрен һәм Россия территориясендә җитештерүне булдыруга яки модернизацияләүгә инвестицияләр кертү буенча КУЭ субъектының йөкләмәләрен күздә тота. Корпорация катнашында инде җиде җитештерүчеләрне «үстерү» программасы расланган, 27 компаниядә алар эшләнә», – дип хәбәр итте КУЭ Корпорациясенең генераль директоры Александр Исаевич.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International