Татарстанда илкүләм проект кысаларында өч көнлек һөнәрчелек продукциясе ярминкәсе узачак

2023 елның 11 мае, пәнҗешәмбе

26 –28 май көннәрендә Казанда Камал театры янында җирле җитештерүчеләрнең «Мин – Татарстан инде ул» дигән һөнәрчелек продукциясе ярминкәсе узачак. Ул инде үзмәшгульләр һәм төбәк халкы өчен традициягә әверелергә өлгерде. Ярминкә Россия эшкуарлыгы көненә багышланган һәм үз башлангычы астында бөтен республикадан үзмәшгульләрне берләштерә.

Бүгенге көндә Татарстанда үзмәшгульләр саны якынча 260 мең кеше – бу Республикабызның һәр төбәгендәге уникаль эшкуарлар, үз куллары белән эшләнмәләр ясаучы үзенчәлекле осталар берләшмәсе.

«Мин – Татарстан инде ул» – 2020 елда үзмәшгульләрнең җәйге ярминкәсе кысаларында барлыкка килгән бренд. Аның «һәр эшкуар республикага зур өлеш кертә» дигән аңлаешлы, әмма әһәмиятле мәгънәсе Татарстанның үзмәшгульләрен берләштерә.

«Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты буенча үзмәшгульләргә бирелгән бушлай сәүдә урыннарында ярминкә кунаклары татлы һөнәрчелек бүләкләре, шоколад, агач савыт-саба, гипстан эшләнгән бизәнү әйберләре, көндәлекләр һәм открыткалар, бизәнү әйберләре, кием-салым һәм татарстанлылар куллары белән ясалган башка күп нәрсәләрне таба алачак.

Ярминкә белән беррәттән Россия эшкуарлыгы көне кысаларында республика бизнесы өчен эшлекле программа планлаштырылган, ул эшкуарлык җәмәгатьчелегенең актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышу һәм Татарстан брендларын презентацияләү өчен мәйданчык булачак. Шулай ук программада акчалата приз һәм әйдәп баручы экспертлар һәм спикерлардан лекторийлар оту мөмкинлеге булган эшлекле уен, концерт программасы бар.

Ярминкәдә катнашу өчен гаризаны КУЭ.РФның Цифрлы платформасында калдырырга мөмкин. Хезмәт «Россия Федерациясе территориясендә күргәзмә-ярминкә чараларында катнашуны финанслау» дип аталаярдәм чарасын сайларга.

Исегезгә төшерәбез: Татарстан Республикасында үз эшкуарларына һәм үзмәшгульләргә ярдәм итү «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм итү» илкүләм проекты кысаларында Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының «Минем бизнес» үзәге тарафыннан гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International