2023 елның 12 маенда Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Гүзәл Насыйбуллина Ел саен үткәрелә торган «Илкүләм проектлар: Татарстан» республика фотобәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты.
«Илкүләм проектлар: Татарстан» фотобәйгесе 2019 елдан башлап республика җәмәгатьчелегенең игътибарын илкүләм проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләренә җәлеп итү һәм аларны Татарстанда гамәлгә ашыру барышы турында халыкны мәгълүматлаштыру максатыннан уңышлы үткәрелеп килә.
Фотобәйгене оештыручылар: Илкүләм проектларны мәгълүматлаштыруда һәм гамәлгә ашыруда ярдәм итү мәсьәләләре буенча «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Төбәк Сәяси Советы Президиумы комиссиясе, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә дәүләт идарәсенең Цифрлы үсеш министрлыгы, төбәк проект офислары, «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр Советы» Ассоциациясе.
Мәсәлән, 2022 елда комиссия каравына 1,5 мең кешедән 1700 дән артык эш килгән (аларның күбесе – балалар һәм яшьләр, шулай ук Татарстанның барлык муниципаль берәмлекләреннән 70 ләп предприятие һәм оешма). Эшләр 10 илкүләм проект буенча килде һәм 5 номинациягә бүленде:
- «Элек булмаган»;
- «Кунакка чакырабыз»;
- «Чишелеш бар»;
- «Объективта – балалар»;
- «Республика файдасына, һәркем мәнфәгатен кайгыртып.
Җиңүче дипломнары белән Яр Чаллы, Апас, Алабуга, Чистай һәм Алексеевск муниципаль районнары авторлары бүләкләнде.
Чаллы шәһәре мэрына, республиканың Аксубай, Әлмәт, Буа, Нурлат муниципаль районнары башлыкларына Гран-При тапшырылды.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы шулай ук «Илкүләм проектлар: Татарстан – 2022» республика фотобәйгесен оештыруда һәм үткәрүдә ярдәм иткәне өчен Дипломга лаек булды.
Гүзәл Насыйбуллина: «Агымдагы елда өстенлекләр үзгәрешсез кала, без киләчәктә дә үзара хезмәттәшлекне дәвам итәрбез һәм халыкның илкүләм проектларны тормышка ашыруга тагын да зуррак кызыксынуын җәлеп итәрбез дип өметләнәм, чөнки безнең төп бурыч –халыкның тормыш сыйфатын яхшырту өчен шартлар тудыру», – дип билгеләп үтте.