23 майда 10:00 сәгатьтә Экспортка ярдәм итү үзәге «Кытай һәм Көньяк-Көнчыгыш Азия маркетплейсларына чыгу» темасына онлайн-вебинар үткәрәчәк. Укыту «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын тормышка ашыру кысаларында бушлай узачак.
Онлайн-вебинар кысаларында Alibaba, Lazada, Epinduo электрон сәүдә мәйданчыкларының эшчәнлеге һәм анда эшләүнең үзенчәлекләре җентекләп яктыртылачак.
Эшкуарларның югарыда күрсәтелгән сәүдә мәйданчыклары структурасын, сату каналларын, мәйданчыкларда эш тәртибен, маркетплейсларда товарларны танытуны, электрон сәүдә мәйданчыклары булган илләрне җентекләп өйрәнергә, шулай ук кызыксындырган сорауларны бирергә мөмкинлеге булачак.
Чарага теркәлү 2023 елның 23 маена кадәр КУЭ.РФ платформасы аша «Төбәк ярдәм чаралары» бүлегендә, алга таба «Экспортерлар өчен вебинарларда катнашуга язылу» хезмәтен сайларга кирәк.
Трансляцияне https://us06web.zoom.us/j/8432229060?pwd=SnFWWVp3ZUFKTUYxUFh4aFV3QnpqQT09 сылтамасы аша карап булачак.
Конференциянең идентификаторы: 843 222 9060
Керү коды: 1111
Теркәлү һәм катнашу мәсьәләләре буенча эшкуарлар Альбина Әхмәтҗановага +7 (987)270-06-91 телефонына шалтыратып мөрәҗәгать итә алалар.