Россия һәм Иран туристлык өлкәсендә хезмәттәшлек турында меморандумга кул куйдылар

2023 елның 19 мае, җомга

РФ Икътисади үсеш министрлыгы һәм Иран Ислам Республикасы Мәдәни мирас, турстлык һәм һөнәрчелек министрлыгы «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum-2023» Халыкара икътисади форумы «кырларда» туристлык өлкәсендә хезмәттәшлек турында меморандум төзеде. Документка РФ Икътисади үсеш министрлыгы башлыгы урынбасары Дмитрий Вахруков һәм Иран ведомствосы җитәкчесе урынбасары Али Азгар Шалбафиян кул куйдылар.

Яклар Россия һәм Иран арасында туристлар агымын арттыруга ярдәм итәргә, шәхси сектор вәкилләре арасында инвестиция һәм сәүдә хезмәттәшлегенә ярдәм итәргә, Россия һәм Иран туристлык оешмалары арасында элемтәләр урнаштыруда һәм хезмәттәшлек программаларын эшләүдә ярдәм күрсәтергә килештеләр. Яңа маршрутлар ачу «Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проектының бурычларына туры килә.

Ике илнең профильле ведомстволары Россия Федерациясе һәм Ислам Республикасы туристлык һәм кунакчыллык индустриясенең кадрлар потенциалын яхшырту өстендә бергәләп эшләячәк. Яңа инновацион туристлык продуктлары булдыруга, аерым алганда, истәлекле урыннар, мәдәни һәм табигый мирас белән танышу һәм күңел ачу туризмын үстерү юлы белән ярдәм итәргә әзерлек расланды.

Ике илнең тармак оешмалары арасында туристлык һәм кунакчыллык индустриясе өчен һөнәри кадрлар әзерләү буенча экспертлар алмашуны җайга салу планлаштырыла. Россия һәм Иран туристлыкның барлык төрләрен үстерү һәм таныту, шул исәптән урнаштыру, мәдәни-тарихи туристлык, экотуризм һәм яңа круиз маршрутлары булдыру буенча тәҗрибә уртаклашачак. 

Нигезләмәләрнең үтәлеше сәүдә-икътисади хезмәттәшлек буенча Россия-Иран даими комиссиясе кысаларында контрольдә тотылачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International