Татарстан Казахстанга бал чыгаруны җайга салачак

2023 елның 23 мае, сишәмбе

Татарстан Республикасының Кукмара шәһәреннән «Татар балы» кооперативы «Россия – Ислам дөньясы» XIV халыкара икътисади форумында экспорт контрактына кул куйды. Моңа кадәр «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәге зур эш башкарды.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының Экспортка ярдәм итү үзәге «Татар балы» компаниясенә чит телдә сайт булдырырга ярдәм итте, экспорт контрактына ярдәм итү, чит ил сатып алучысын эзләү һәм сайлау буенча комплекслы хезмәтләр күрсәтте, экспорт семинарларында катнашуны оештырды. 

«Татар Балы» башкарган эше ярдәмендә потенциаль заказчылар арасында кызыксыну уятты. Нәтиҗәдә компания KazanForum барышында Казахстан вәкилләре белән экспорт контракты төзи алды. Шулай ук компания ussia Halal Market хәләл продукциякүргәзмәсендә катнашты, бу тиздән тагын яңа контрактлар төзергә мөмкинлек бирер дип өметләнәбез», – дип хәбәр итте ТР Экспортка ярдәм итү үзәге җитәкчесе Альбина Гергерт.

«Татар балы» – экспортка юнәлдерелгән умартачылык кооперативы, ул төрле тәмле сыйфатлы бал, серкә, бал икмәге, җиләкле крем-бал җитештерү һәм сату белән шөгыльләнә. Компания елына 100 тоннага якын продукция җитештерә. Бүген «Татар Балы» төбәк бренды продукциясе бөтен Россия буенча тәкъдим ителгән, хәзер Казахстанга да Татарстан балын чыгаруны җайга салачаклар.

Исегезгә төшерәбез: Экспортка ярдәм итү үзәге белгечләре компанияләргә үз продукциясен потенциаль клиентларга тәкъдим итәргә һәм чит ил базарларында партнерлар табарга ярдәм итәләр. Шул ук вакытта җитештерүчеләр оештыру мәсьәләләрен хәл итүдә генә ярдәм алып калмыйлар. Үзәк шулай ук тулысынча яки финанслашу шартларында өстәмә чыгымнарны үз өстенә ала. Хезмәтләр «Кече һәм урта эшкуарлык» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында күрсәтелә. «Минем бизнес» үзәгенең «кайнар линия» телефонына +7 (843) 524-90-90 шалтыратып, экспортерларга ярдәм турында төгәлрәк мәгълүмат алырга мөмкин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International