Россия эшкуарлыгы көнендә Рөстәм Миңнехановка Татарстанның перспективалы брендларын тәкъдим итәчәкләр

2023 елның 22 мае, дүшәмбе

26 – 28 майда Татарстанда Россия эшкуарлыгы көненә багышланган эшлекле бәйрәм программасы узачак. Төп вакыйга перспективалы Татарстан брендлары презентациясе һәм республиканың үзмәшгульләрен берләштерергә каралган, «Минем бизнесым» республика үзәгендә эшләнгән «Мин – Татарстан инде ул» брендының презентациясе булачак.

«Мин – Татарстан инде ул» – 2022 елда үзмәшгульләрнең җәйге ярминкәсе кысаларында барлыкка килгән бренд. Аның аңлаешлы, әмма әһәмиятле мәгънәсе – «һәр эшкуар республикага зур өлеш кертә» – төбәкнең үзмәшгульләрен берләштерә. Әлеге һәм башка перспективалы брендлар 26 майда Эшкуар йортында Татарстан Республикасы Рәисенә тәкъдим ителәчәк.

Шулай ук әлеге бренд астында 26 –28 май көннәрендә Казанда Камал театры янында үзмәшгульләр һәм төбәк халкы өчен инде традициягә әверелергә өлгергән җирле җитештерүчеләрнең һөнәрчелек продукциясе ярминкәсе узачак.

Ярминкә һәм бәйрәм программасын Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов ачачак. Министр 100 мең сумга кадәр акчалата бүләкле «Син эшкуар» эшлекле уенын башлап җибәрәчәк.

Белем бирү бизнес-уенында эшкуарлар һәм үзмәшгульләр дә, фестиваль кунаклары да катнаша алачак.

Камал театры янында бәйрәмнең бөтен көннәрендә дә алып баручылар, ди-джейлар һәм артистлар эшләячәк. Алар бәйрәм кунаклары өчен конкурслар, лотереялар, викториналар уздырачак, шулай ук республиканың иҗат коллективлары һәм музыкантларының чыгышлары планлаштырылган.

Моннан тыш, «Мәктәп бизнес-старты» мәктәп укучыларында эшкуарлык эшчәнлегенең теоретик һәм практик күнекмәләрен тирәнтен өйрәтү проекты кысаларында бизнес-командаларның тантаналы слеты узачак. Ул Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә узачак.

Шунда ук республика муниципаль районнары арасында «Эшкуарлар советы яки эшкуарлар координация советы эшен иң яхшы оештыруга» республика конкурсы узачак.

Чара «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында гамәлгә ашырылачак. Бәйрәм программасын Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәмендә «Минем бизнес» үзәге һәм Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды оештыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International