Чара «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында үтә. Фикердәшләр һәм экспертлар, бизнес хуҗалары һәм үз эшенең осталары үзара очрашуы тармакның көнүзәк мәсьәләләре һәм проблемалары турында фикер алышу өчен мәйданчык булачак.
Эшкуарлыкка ярдәм итү төбәк фондының «Минем бизнес» үзәге һәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәме белән уздырыла торган конференция – Казанда рестораторлар өчен «Маркетинг, персонал һәм ресторанны исәпкә алу: табышны арттыру өчен 3 аспект» бушлай офлайн-конференциясе.
Эшкуарларны 5 сәгать аралашу һәм чакырылган экспертлардан 3 лекция, сорауларга җаваплар һәм, әлбәттә, коллега-рестораторлар белән диалог, тәҗрибә уртаклашу һәм ресторан бизнесын үстерү өчен яңа инструментлар көтә.
Эшкуарларны 5 сәгать аралашу һәм чакырылган экспертлардан 3 лекция, сорауларга җаваплар һәм, әлбәттә, коллега-рестораторлар белән диалог, тәҗрибә уртаклашу һәм ресторан бизнесын үстерү өчен яңа инструментлар көтә.
Теркәлү һәм башка мәгълүматлар https://clck.ru/34Rju7 сылтамасы буенча. Конференцияне оештыручылар катнашу өчен урыннар саны чикләнгән икәнлеген билгеләп үттеләр.
Чара 24 майда 11:00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр түбәндәге адрес буенча узачак: Казан шәһәре, Петербург урамы, 28, «Минем бизнес» үзәге, 3 кат, «Алафузов» залы.
Исегезгә төшерәбез: барлык тренинглар, мастер-класслар һәм конференцияләр «Минем бизнес» үзәгеннән «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә. Бушлай чаралар эшкуарларга, үзмәшгульләргә һәм үз бизнесларын ачарга ниятләгән кешеләргә туры килә.