Казанда «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы башланып китә

2023 елның 18 мае, пәнҗешәмбе

Бүген Казанда «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы башланып китә Ул 18 – 20 майда «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә узачак. Чарада дөньяның 85 иленнән һәм Россиянең 84 төбәгеннән вәкилләр катнашачак.

Югары дәрәҗәле кунаклар арасында Россия вице-премьеры Андрей Белоусов, Россиянең Икътисади үсеш министры Максим Решетников, губернаторлар, патриарх Кирилл, ИХО илләренең беренче затлары, БРИКС илләренең Халыкара форумы президенты Пурнима Ананд, эшкуарлык берләшмәсе һәм хәләл индустриясе вәкилләре бар.

Иң зур бизнес-делегацияләр Төркия, Малайзия һәм Ираннан киләчәк. Безнең илгә килгәндә, иң күп кеше Мәскәү, Санкт-Петербург, Башкортостан, Мордовиядән киләчәк.

Kazanforumның барлык катнашучылары да ислам таләпләренә туры китереп яңартылган Агросәнәгать паркында Russia Halal Expo күргәзмәсен карый алачак. 19 майда Казан Ратушасында «Россия – Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме утырышы көтелә.

Беренчел мәгълүматлар буенча, Kazanforumда ким дигәндә 100, шул исәптән сәүдә, логистика, мәгариф, яшьләр сәясәте, хәләл сертификацияләү һәм ислам банкингы буенча белгечләр әзерләү өлкәсендә килешү һәм шартнамә төзеләчәк.

Кунакларны 200 дән артык чарадан торган киң программа көтә: стратегик сессияләр, конференцияләр, түгәрәк өстәлләр һәм башкалар.

KazanForum белән параллель рәвештә татар дин әһелләренең «Милли үзенчәлек һәм дин» форумы узачак. 21 майда бөтен Россиядән 1000 нән артык рухани «Изге Болгар жыены» тантаналы чарасына җыелачак.

Шулай ук KazanForum көннәрендә төрле мәдәни программа көтелә: Нуриев фестивале, Футбол буенча «Фиджитал-уеннар», яшь хоккейчыларның «Алтын шайба» Бөтенроссия ярышларының суперфиналы, «Modest Fashion Day» әдәпле мода фестивале, хәләл шеф-поварлар ярышы, Казан Кремле диварларында утлы тамаша.

KazanForum программасын https://kazanforum.ru/program/ сылтамасы буенча йөкләп алырга мөмкин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International