Быел «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» XIV Халыкара икътисади форумы федераль чара статусын алды, Россия һәм ислам дөньясы илләренең икътисади хезмәттәшлеге алдынгы мәйданчыгы исемен беркетте. Чарада 84 илдән 15 меңгә якын кеше катнашты. Барлыгы 150 дән артык эшлекле сессия узды.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы вәкилләре форумны ачу тантанасында катнаштылар, «Ышаныч икътисады: Россия Федерациясе һәм Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләре партнерлыгы» пленар утырышында булдылар. Моннан тыш, 7 сессиядә һәм 3 түгәрәк өстәлдә һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Үзбәкстан, Иран, Әзербайҗан, Таҗикстан һәм Төркмәнстан делегацияләре белән 6 очрашуда катнаштылар.