ЯҢАЛЫКЛАР


26
ноябрь, 2014 ел
чәршәмбе
2014 елның 27-28 ноябре көннәрендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм «Россотрудничество» Федераль агентлыгы, Россия парламент Европа клубы каршындагы «Евразия диалогы» инициативасы белән, Казан шәһәрендә «Евразия икътисадый интеграциясе: казанышлар һәм проблемалар» Икенче Казан форумын үткәрә
2014 елның 25 ноябрендә Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов Россия Федерациясе икътисадый үсеш министры Алексей Улюкаев җитәкчелегендәге Россия Федерациясе рәсми делегациясе составында Штутгарт шәһәрендә (Германия ) эшлекле сәфәрдә булды.
Сәфәр барышында делегация Daimler (Даймлер) автомобиль төзелеше концерны эшчәнлеге белән танышты.

25
ноябрь, 2014 ел
сишәмбе
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, «КАИ-Лазер» Лазер технологияләренең төбәк инжиниринг үзәге» ААҖ белән берлектә, ташламалы нигездә инжиниринг хезмәт күрсәтүләрен алу өчен кече һәм урта эшкуарлык субъектларыннан гаризалар кабул ителә башлавы турында белдерә.
2014 елның 24 ноябрендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы вәкилләре Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгының Җайлау йогынтысын бәяләү департаменты үткәргән видеоконференциядә катнашты. Видеоконференция барышында Россия Федерациясе субъектларында җайлау йогынтысын бәяләү процедурасын оештыру һәм үткәрү буенча көнүзәк проблемалар тикшерелде, шулай ук муниципаль дәрәҗәдә җайлау йогынтысын бәяләүне гамәлгә кертү эше турында фикер алышынды.
2014 елның 25 ноябреннән 10 декабренә кадәр Татарстан Республикасының муниципаль дәрәҗәдәге сәнәгать мәйданчыклары резидентларына субсидия формасындагы дәүләт ярдәме күрсәтү максатында, Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлыгы субъектларын сайлап алу бәйгесендә катнашу өчен Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлык субъектларыннан гаризалар кабул ителә башлый.
Кичә «Татнефтехиминвест-холдинг» ЯАҖ дә Япония-Россия нефть-газ технологияләре белән алмашу темасына “Татарстан-Япония” семинары узды. Чараны үткәрү тәкъдиме белән Россия һәм БДБ белән хезмәттәшлек итүче Япония оешмалары ассоциациясе, «РОТОБО» (ROTOBO) һәм «Сакура» татар-япон мәдәни-мәгълүмат үзәге чыкты.

Япон технология компанияләренең квалификацияле вәкилләре Татарстан белгечләренә Япониянең нефть эшкәртү һәм нефть-химиясе тармакларында агымдагы вазгыять һәм технологияләр турында мәгълүмат белдерделәр, дип хәбәр итә «Информ-Девон».

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә "Татнефть" ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.

Чара ТР Хөкүмәте йортында үтте (Казан, Ирек мәйданы, 1).

Утырышта 2014 елның 10 аенда компаниянең бюджет үтәлеше нәтиҗәләре каралды, агымдагы елның декабрь аена, шулай ук 2015 елга бюджет расланды.

Компаниянең төп финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре турында мәгълүмат тыңланды. Агымдагы елның тугыз аенда 19 миллион 603 мең тонна нефть табылган, бу 2013 елның шул чоры белән чагыштырган вакытта 84,5 мең тоннага артыграк. Иярчен нефть газын табу күләме 664 млн. кубометр тәшкил иткән, бу узган елның әлеге чорына караганда 2,4 процентка күбрәк.


24
ноябрь, 2014 ел
дүшәмбе
Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге рәсми делегация составында Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә эшлекле сәфәрдә булды.
2014 елның 24 ноябрендә Дубайда республика делегациясенең Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең икътисад министры Солтан бән Сәид Әл-Мансури белән очрашуы узды.
2014 елның 22 ноябрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында «Татарстан Республикасының иң яхшы дәүләт граждан хезмәткәре» республика конкурсына йомгак ясалды. Җиңүчеләргә бүләкне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды.
«Татарстан Республикасының иң яхшы дәүләт граждан хезмәткәре» республика конкурсы Татарстан Республикасы Президентының 2014 елның 16 маендагы УП-479 номерлы Указына ярашлы рәвештә оештырыла.
2014 елның 22 ноябрендә Казан Теннис академиясендә Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары һәм башкарма хакимияте органнары аппаратлары хезмәткәрләренең IV Спартакиадасы кысаларында бадминтон буенча ярышлар узды.
Татарстан Республикасы Хисап палатасы һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы командаларына юл куеп, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы командасы 3нче урынны яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International