27-28 ноябрь көннәрендә «Евразия икътисадый интеграциясе: казанышлар һәм проблемалар» Икенче Казан форумы узачак

2014 елның 26 ноябре, чәршәмбе

2014 елның 27-28 ноябре көннәрендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм «Россотрудничество» Федераль агентлыгы, Россия парламент Европа клубы каршындагы «Евразия диалогы» инициативасы белән, Казан шәһәрендә «Евразия икътисадый интеграциясе: казанышлар һәм проблемалар» Икенче Казан форумын үткәрә.

 
Форум халыкара сәүдә-икътисадый хезмәттәшлекнең мөһим һәм көнүзәк бурычларын чишү буенча илебез һәм чит ил экспертларының иҗтимагый көчләрен туплау, һәм шулай ук бердәм икътисадый киңлек – Евразия уртак базарын булдыру сораулары буенча карарлар эшләү өчен әһәмиятле эшлекле мәйданга әвереләчәк.


Эшлекле чара «Корстон-Казан» Кунакханә сәүдә-күңел ачу комплексы мәйданында уздырылачак (адресы: Татарстан Республикасы, Казан шәһ., Н.Ершов ур., 1А).


Татарстан Республикасы ягыннан Форумны уздыруга Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы җаваплы. Оештыру мәсьәләләре буенча 8(843)524-91-31; 524-91-32 телефоннары буенча мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз.


Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен аккредитация T.Volkova@tatar.ru  электрон почта адресы яки 8(843)524-91-45 телефоны буенча үткәрелә (ММЧ исеме, хәбәрченең ФИО, элемтә өчен контактлар).

Чара программасы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International