Японнар Татарстанга яңа технологияләр тәкъдим итә

2014 елның 25 ноябре, сишәмбе
Кичә «Татнефтехиминвест-холдинг» ЯАҖ дә Япония-Россия нефть-газ технологияләре белән алмашу темасына “Татарстан-Япония” семинары узды. Чараны үткәрү тәкъдиме белән Россия һәм БДБ белән хезмәттәшлек итүче Япония оешмалары ассоциациясе, «РОТОБО» (ROTOBO) һәм «Сакура» татар-япон мәдәни-мәгълүмат үзәге чыкты.

Япон технология компанияләренең квалификацияле вәкилләре Татарстан белгечләренә Япониянең нефть эшкәртү һәм нефть-химиясе тармакларында агымдагы вазгыять һәм технологияләр турында мәгълүмат белдерделәр, дип хәбәр итә «Информ-Девон».

«Татнефтехиминвест-холдинг» генераль директоры Рафинат Яруллин, семинарны ачып, Татарстанның нефть-газ комплексы белән Япония компанияләре арасында яхшы үзара элемтәләр җайга салынды, диде.

JGC компаниясе вәкиле Наоёси Ивасаки Япониянең нефть эшкәртү һәм нефть химиясе тармакларында агымдагы вазгыять турында сөйләде. Аның сүзләренә караганда, япон ягы үз казанышларын Россиянең нефть эшкәртү тармагы өчен дә кулланырга әзер.

JGC C&C компаниясе вәкиле Мицунори Ватабе калдыкларны эшкәртү һәм «Евро-5» дизель ягулыгын җитештерүдә яңа нанотехнологияләр турында сөйләде. Бу тема Россия өчен бик актуаль, - диде ул.

Татарстанда мондый семинар икенче тапкыр үткәрелә. Узган ел семинар авыр нефть сыйфатына багышланган иде. Татарстан белән РОТОБО арасында хезмәттәшлек турында меморандум бар.

Рафинат Яруллин, семинар нәтиҗәләрен шәрехләп, япон белгечләре республикада берничә тапкыр булды һәм безнең мөмкинлекләрне беләләр, дип билгеләп үтте. “Сәяси кыенлыкларга карамастан, алар янә республикага сәфәр белән килде. Киләчәктә дә хезмәттәшлек итүне дәвам итәчәкбез”, - диде ул.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International