2014 елның 25 ноябрендә Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов Россия Федерациясе икътисадый үсеш министры Алексей Улюкаев җитәкчелегендәге Россия Федерациясе рәсми делегациясе составында Штутгарт шәһәрендә (Германия ) эшлекле сәфәрдә булды.
Сәфәр барышында делегация Daimler (Даймлер) автомобиль төзелеше концерны эшчәнлеге белән танышты.
Соңрак Артём Здунов Штутгарт шәһәре Сәүдә-сәнәгать палатасында эшлекле даирәләр белән «түгәрәк өстәл»дә катнашты. «Түгәрәк өстәл» кысаларында агымдагы тышкы икътисадый шартларда экспорт, импорт, заказларның үтәлеше өлкәсендә Баден-Вюртемберг Җире белән багланыш шартлары тикшерелде.
Татарстан Республикасы икътисад министры шулай ук «Россиядә бизнес алып бару мөмкинлекләре һәм заман куйган таләпләр» дип аталган конференциядә катнашты. Әлеге чара барышында Россия Федерациясе икътисадый үсеш миниистры Алексей Улюкаев һәм Баден-Вюртембергта Россия Федерациясенең мактаулы консулы Клаус Мангольд катнашучыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать иттеләр.