Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов рәсми делегация составында Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә булды

2014 елның 24 ноябре, дүшәмбе
Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге рәсми делегация составында Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә эшлекле сәфәрдә булды.
2014 елның 24 ноябрендә Дубайда республика делегациясенең Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең икътисад министры Солтан бән Сәид Әл-Мансури белән очрашуы узды.
Очрашу барышында Татарстан Республикасы инжиниринг үзәкләре («КАИ-Лазер» Сәнәгый лазер технологияләренең төбәк инжиниринг үзәге, «Медицина фәне үзәге» Медицина симуляторларының төбәк инжиниринг үзәге һәм Химия технологияләре өлкәсендә төбәк инжиниринг үзәге) хезмәт күрсәтүләрен һәм продукциясен Берләшкән Гарәп Әмирлекләре базарларына этәрү мәсьәләләре тикшерелде.
Шулай ук Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здуновның БГӘ тышкы сәүдә һәм сәнәгать министры урынбасары Абдулла Әл-Салех белән очрашуы оештырылды. Әлеге очрашу кысаларында Татарстан Республикасының 2015 елның 30 март – 1 апрель көннәрендә Дубайда узачак Бишенче Инвестицион форумда катнашуы мәсьәләсе тикшерелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International