Субсидияләр алу өчен муниципаль дәрәҗәдәге сәнәгать мәйданчыклары резидентларын сайлап алу бәйгесе игълан ителде

2014 елның 25 ноябре, сишәмбе

2014 елның 25 ноябреннән 10 декабренә кадәр Татарстан Республикасының муниципаль дәрәҗәдәге сәнәгать мәйданчыклары резидентларына субсидия формасындагы дәүләт ярдәме күрсәтү максатында, Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлыгы субъектларын сайлап алу бәйгесендә катнашу өчен Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлык субъектларыннан гаризалар кабул ителә башлый.


Татарстан Республикасының муниципаль дәрәҗәдәге сәнәгать мәйданчыклары резидентларына субсидия формасындагы дәүләт ярдәме күрсәтү тәртибе Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасының муниципаль дәрәҗәдәге сәнәгать мәйданчыклары резидентларына субсидия формасындагы дәүләт ярдәме күрсәтү тәртибен раслау турында» 2014 елның 8 октябрендәге 738нче Карары белән расланган.


Бәйгедә катнашу өчен гаризалар Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү үзәге тарафыннан түбәндәге адрес буенча: Казан шәһ., Мәскәү ур., д.55, кабинет 125, һәм шулай ук Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү үзәгенең Татарстан Республикасы муниципаль районнарындагы территориаль вәкиллекләрендә кабул ителә.


Гаризаларны кабул итү вакыты:
дүшәмбе – пәнҗешәмбе: 9.00дән 18.00гә кадәр;
җомга: 9.00дән 17.00гә кадәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International