Икътисад министрлыгы инвестицияле эшчәнлек бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Тимур Әгълиуллин – «тармакара идарә» номинациясендә Татарстан Республикасының иң яхшы дәүләт хезмәткәре

2014 елның 24 ноябре, дүшәмбе

2014 елның 22 ноябрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында «Татарстан Республикасының иң яхшы дәүләт граждан хезмәткәре» республика конкурсына йомгак ясалды. Җиңүчеләргә бүләкне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды.


«Татарстан Республикасының иң яхшы дәүләт граждан хезмәткәре» республика конкурсы Татарстан Республикасы Президентының 2014 елның 16 маендагы УП-479 номерлы Указына ярашлы рәвештә оештырыла.


Икътисад министрлыгы инвестицияле эшчәнлек бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Тимур Әгълиуллин конкурсның «тармакара идарә» номинациясендә җиңүче дип табылды. Министрлык коллективы хезмәттәшен әлеге җиңүе белән котлый һәм алга таба да уңышлар тели!


«Татарстан Республикасының иң яхшы дәүләт граждан хезмәткәре» республика конкурсының сайлап алу этабында Татарстан Республикасы Президенты Аппаратыннан, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетыннан, республика министрлыклары һәм ведомстволарыннан 90 хезмәткәр катнашты.


35 конкурсант икенче турга узды, һәм алар Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров рәислегендәге конкурс комиссиясе хозурына үз проектларын тәкъдим иттеләр.


Тимур Әгълиуллин конкурска «Төбәктә инвестицияле климат формалаштыру буенча Татарстан Республикасы хакимияте органнарының тармакара хезмәттәшлеге» проектын тәкъдим итте. Әлеге проект Татарстанның инвестицияле җәлеп итүчәнлеген бәяләүгә, шулай ук республика хакимияте органнарының тармакара хезмәттәшлеген оптимальләштерү хисабына әлеге җәлеп итүчәнлекне арттыруга юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International