2014 елның 24 ноябрендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы вәкилләре Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгының Җайлау йогынтысын бәяләү департаменты үткәргән видеоконференциядә катнашты. Видеоконференция барышында Россия Федерациясе субъектларында җайлау йогынтысын бәяләү процедурасын оештыру һәм үткәрү буенча көнүзәк проблемалар тикшерелде, шулай ук муниципаль дәрәҗәдә җайлау йогынтысын бәяләүне гамәлгә кертү эше турында фикер алышынды.
Видеоконференция эшендә шулай ук Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы һәм республиканың муниципаль берәмлекләре (Казан шәһәре, Яр Чаллы шәһәре, Алабуга шәһәре, Чүпрәле районы) вәкилләре дә катнашты.
Әлеге муниципаль берәмлекләр 2015 елның 1 гыйнварыннан муниципаль дәрәҗәдә җайлау йогынтысын бәяләү процедурасын гамәлгә кертү буенча пилот проектта катнашалар.