Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарына экспертиза уздыру турында хәбәр итә

2024 елның 25 октябре, җомга

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан,  2024 елның 31 октябреннән башлап,  Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасы бюджеты акчалары исәбеннән аерым юнәлешләр буенча агросәнәгать комплексына дәүләт ярдәме чаралары турында» 31.05.2021 ел, № 397 карарына («Татарстан Республикасында орлыкчылыкны үстерүгә юнәлдерелгән чаралар буенча авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләргә Татарстан Республикасы бюджетыннан чыгымнар өлешен каплауга субсидияләр бирү тәртибе», «Татарстан Республикасы бюджетыннан авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләргә мелиорация эшләрен башкаруга бәйле чыгымнар өлешен каплауга субсидия бирү тәртибе», «Татарстан Республикасы бюджетыннан авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләргә мелиорация техникасы сатып алуга бәйле чыгымнар өлешен финанс белән тәэмин итүгә субсидия бирү тәртибе» белән бергә) экспертиза үткәреләчәк.

Экспертиза үткәрү максаты – эшләү һәм кабул итү барышында белдерелгән  җайга салу максатларына ирешүне, хокукый җайга салуның тәкъдим ителгән ысулының нәтиҗәлелеген, хокук куллану тәҗрибәсен анализлау ярдәмендә хокукый җайга салуның тәкъдим ителгән ысулының хакыйкый уңай һәм тискәре нәтиҗәләрен бәяләү.

Бизнес-берләшмәләр вәкилләрен һәм башка кызыксынган затларны әлеге норматив хокукый актны экспертизалау кысаларында ачык консультацияләрдә катнашырга чакырабыз. Гавами консультацияләр уздыру срогы 2024 елның 31 октябреннән 29 ноябренә кадәр.

Анда эшкуарлык һәм бүтән эшчәнлек субъектлары өчен артык административ һәм бүтән чикләмәләрне һәм вазыйфаларны кертә торган яисә аларны кертүгә булыша торган нигезләмәләр, шулай ук эшкуарлык һәм башка төр икътисадый эшчәнлек субъектларының һәм Россия Федерациясе бюджет системасындагы барлык дәрәҗә бюджетларның нигезсез чыгымнары барлыкка килүгә сәбәпче булырлык нигезләмәләр булган очракта, кисәтүләрне һәм тәкъдимнәрне Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының җайга салу йогынтысын бәяләү һәм конкуренцияне үстерү секторына түбәндәге электрон адреска җибәрү сорала: Natalya.Tolcheeva@tatar.ru.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International