Очрашулар «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында узачак. Оештыручы ТР Икътисад министрлыгы ярдәмендә «Минем бизнес» үзәге булачак. Спикерлар арасында – тәҗрибәле сатучылар һәм онлайн-сәүдә өлкәсе экспертлары.
Барлык чакырылган спикерларның да маркетплейсларда зур сатулар тәҗрибәсе бар. Алар интернет аша бизнесны үстерүнең яңа мөмкинлекләре турында сөйләячәк, шулай ук маркетплейсларда товарларны алга җибәрү тәҗрибәсе белән уртаклашачаклар.
«Бизнес өчен салым стратегиясе 2025: маркетплейсларда салым салуга үзгәрешләр» темасына беренче бизнес-очрашу 28 октябрьдә офлайн форматта түбәндәге адрес буенча узачак: Казан, Уң Болак ур., 51 й.
Спикер булып икътисад фәннәре кандидаты, «Палладиум» АФ» ҖЧҖ нигез салучы һәм идарәче партнеры, аккредитацияләнгән суд-бухгалтерлык эксперты Альбина Гобәйдуллина торачак. 15 елдан артык салым һәм мөлкәт куркынычсызлыгы мәсьәләләре белән шөгыльләнә.
Чарада катнашу өчен сылтама буенча МСП.РФ цифрлы платформасында гариза бирергә кирәк.
Катнашуга гариза бирү өчен аңлатма.
Исегезгә төшерәбез, Татарстанда бизнес һәм үзмәшгульләргә дәүләт ярдәме «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында республиканың Икътисад министрлыгы ярдәмендә гамәлгә ашырыла.